Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Ни өчен күчемсез милекне теркәргә кирәк?

    Гражданнарның капиталь төзелеш объектларына хокукларын теркәүдән читләшү, шулай ук чынлыкта төзелеп беткән шәхси торак йортларны файдалануга кертүне белә торып сузу очраклары шактый еш очрый.

    Росреестрның ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, узган елны моңа охшаш 5000нән артыграк очрак ачыкланган. Кагыйдә буларак, җирле үзидарә органнары тарафыннан бүлеп бирелгән, тиешле карарлар моны раслыйлар, җир участокларын милеккә рәсмиләштермәү турында сүз бара.
    Рәсмиләштерергә ашыкмаучылар өчен иң йомшак җәза - штраф. Физик затлар өчен ул 500дән 1000 сумга кадәр, вазифаи затлар өчен - 1000нән 2000 сумга кадәр, юридик затлар өчен 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итә (Административ хокук бозулар кодексының 7.1 маддәсенең 7 нче бүлеге). Кырысрак чара - җир участокларын кулланудан чыгару.
    -Эш шунда, закон таләпләре нигезендә 2008 елның 1 мартыннан соң кадастр исәбенә куелган җир участоклары кадастрда вакытлыча характерга ия, - дип хәлгә аңлатма бирә Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Артем Костин.-Әгәр кадастр исәбенә куелганнан соң ике ел дәвамында әлеге участокка хокук теркәлмәсә, кадастр исәбе органы, законнар нигезендә, шундый җир участогы турында мәгълүматны Дәүләт күчемсез милек кадастрыннан юкка чыгарырга һәм кулланудан чыгарырга мәҗбүр.
    Күбесе, әгәр элек күчемсез милек объекты кадастр исәбендә инде торган булса, аның турындагы мәгълүматларны юкка чыгарганнан соң тиешле органга тагын бер мәртәбә мөрәҗәгать итү җитә һәм күчемсез милек объектын шунда ук, өстәвенә бушлай, исәпкә куячаклар дип саный. Әмма бу алай түгел. "Милекчеләр-баш тартучылар", ниһаять, милекне рәсмиләштерергә теләсәләр, иң элек аңа хокукны теркәгәнче, аларга кабат җир участогын рәсмиләштерү буенча гади булмаган процедураны үтәргә туры киләчәк. Ул үз эченә торгларда катнашуны, межалау үткәрүне һәм башкаларны ала. Димәк, кабат документлар җыярга һәм, шул рәвешчә, кабат акча түләргә кирәк булачак.
    Хәзерге вакытта ТР буенча Дәүләт күчемсез милек кадастрында вакытлыча характерга ия булган һәм юкка чыгару алдында торган 60 меңгә якын җир участогы бар.
    Моннан тыш, әгәр милек теркәлмәгән булса, күчемсез милек объектларына мирасны, сату-алуны, бүләк итүне рәсмиләштергән вакытта проблемалар килеп чыгачак.
    -Әгәр йорты һәм җир участогы булган гражданин хокукны теркәмәсә, ул аларны сата да, бүләк итә дә, яки башка берни дә эшли алмаячак.-Өстәвенә, әлеге хокук теркәлмәгән объектларны "сатып алучыга" суд тәртибендә күчемсез милеккә үз хокукларын исбат итәргә туры киләчәк.
    Тагын бер четерекле мәсьәлә: аны рәсмиләштермәгән гражданин вафат булган очракта күчемсез милек белән нәрсә булачак? Дәүләт теркәвенең белдерү характерын йөртүен һәм күчемсез милеккә хокук булуны бердәнбер исбат итүче булып торуын белсәк, җавап ап-ачык.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    Ночной режим