Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белгеч киңәш бирә

Янгын бәйрәмне күңелсезләтмәсен

Яңа ел бәйрәме алдыннан пиротехник әйберләр сатып алганда һәм кулланганда төп янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында искә төшерү артык булмас.

Пиротехник әйберләр мәҗбүри сертификатлаштырылган булырга тиешләр, шуңа күрә иң элек туры килү сертификаты булуын тикшерегез. Шулай ук сыйфатлы пиротехника тартмасында яраклылык вакыты яки гарантия срогы һәм ясалу вакыты, куркынычсыз әзерләү, җибәрү һәм утильләштерү ысуллары, пиротехник әйберләрнең очраклы янып китүен һәм алардан янгын чыгуны кисәтү буенча чаралар, сертификатлаштыру һәм пиротехник продукциянең үзгәлегенә бәйле башка мәгълүматлар (сертификат кем тарафыннан бирелгән, әйбернең исеме, сертификатның гамәлдәге вакыты), җитештерүченең мәгълүмати элементлары, пиротехник әйбернең идентификация билгеләре, килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч турында һәрвакытта да кисәтү бар.
Бөтен мәгълүмат рус телендә бирелә. Текст төгәл һәм яхшы укырлык булырга тиеш. Кисәтү сүзләре аерым шрифт яки "ИГЪТИБАР!" сүзе белән язылырга тиеш. Фейерверкларны биналардан һәм корылмалардан инструкциядә күрсәтелгән арада җибәрергә (бер салют, батарея, рим шәме, ракеталар өчен куркыныч зона күләме 20 метрдан кимрәк булырга тиеш түгел). Пиротехниканы ачыклыкта, агачлар, яктырткычлар һәм электр тапшыру линияләре булмаган җирдә кулланырга, көчле җил вакытында, корылмаларга һәм кешеләргә таба җибәрергә ярамый. Кызганычка каршы, кайберәүләр әлеге кагыйдәләрне үтәмиләр, шуңа күрә өйдән чыгып киткәндә фатирга салют, ракета яки рим шәмнәре батареяларыннан пиротехник элементлар очып кермәсен өчен форточкаларны ябарга онытмагыз.
Әгәр пиротехник әйбер эшләмәсә, аның янына якын бармагыз, эченә карамагыз. Фейерверкларга таба иелү катгый тыела. Эшләмәгән әйберне алдан ук берничә сәгатькә суга салып торганнан соң утильләштерергә кирәк. Әйберне сүтәргә һәм учакка ыргытырга ярамый. Бәла-каза йортыгызны читләтеп узсын!
Яңа ел - могҗизалар вакыты, могҗизага иң мөһиме ышанырга кирәк! Үзегезне һәм якыннарыгызны янгыннан саклагыз һәм Яңа ел кичәсендә күңелсезлекләр килеп чыкмас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев