Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белгеч киңәш бирә

Штраф күләме ике тапкырга арта

Бу елның 1 гыйнварыннан техник карауны үткәрүне тәртипкә салучы норматив-хокукый база үзгәрде. Хәзерге вакытта шулай ук административ штрафны вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияләр гамәлдә. Болар турында җентеклерәк итеп ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Заиконниковның сөйләвен үтендек.

- Ел башыннан "Транспорт чараларын техник карау һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон үз көченә керде. Шушы уңайдан барлык категориядәге транспорт чараларының техник торышына контроль көчәйтелде. Яңа җиңел машиналар - өч елга кадәр, йөк машиналары бер елга кадәр (табигый, транспорт чарасын кулланышка чыгару елыннан) беренчел техник карауны үтмиләр. Техник карау талоны гамәлдә булу вакыты ОСАГО полисын бирү вакытына алты айдан да ким булмаска тиеш.
Ә закон тарафыннан билгеләнгән срокта административ штрафны түләмәүгә килгәндә, узган елның августыннан әлеге мәсьәләдә шулай ук үзгәрешләр барлыкка килде. Моңа охшаш бозу түләнмәгән суммадан ике тапкырга күбрәк, әмма 1000 сумнан да ким түгел, яңа штраф салу яки 15 тәүлеккә кадәрге срокка административ кулга алу каралган. Димәк, әгәр сез 100 сум күләмендәге штрафны вакытында түләмәгән булсагыз, аңа тагын мең сум өстәләчәк. Шулай итеп, 1100 сум түләргә туры киләчәк. РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча штраф түләмәгән өчен машина йөртүчеләрнең административ җаваплылыгы карар чыгарылганнан соң 41 нче көндә, ягъни ирекле түләү срогының 30 көне һәм 10 көн - шикаять бирү срогы үткәннән соң җитә. Түләнмәгән штрафларны түләтү буенча чаралар белән тәэмин итү җәзаның котылгысызлыгы принцибы белән ирешелә. Республиканың ЮХИДИ идарәсе тарафыннан суд приставлары хезмәте белән үзара тыгыз мөнәсәбәт җайга салынган. Булдырылган бердәм мәгълүматлар базасы кагыйдә бозучыларны вакытында ачыкларга һәм җавапка тартырга ярдәм итә. Штраф түләүдән баш тартучы затларны ачыклау буенча бердәм рейдлар үткәрелә. Хәзерге вакытта ЮХИДИ подразделениеләрендә банклардан, шулай ук үз-үзеңә хезмәт күрсәтү эре терминаллар челтәреннән штраф түләү турында электрон автоматик мәгълүмат тапшыру гамәлгә ашырыла. Гражданнарга уңайлы булсын өчен республика ЮХИДИ идарәсенең рәсми Интернет-порталында (gibdd.tatarstan.ru) түләнмәгән штрафлар турында мәгълүмат алу сервислары эшли, uslugi tatarstan.ru сайтында дәүләт пошлиналарын һәм штрафларны банк кредит карталарыннан файдаланып түләү мөмкинлеге бар. Үзегезгә шәхси күңелсезлекләр тудырмас өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләүне вакытында башкарыгыз. Әмма иң мөһиме, әлеге кагыйдәләрне бозмау!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев