Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белгеч киңәш бирә

Ашау проблемага әверелмәсен өчен

Эчәк инфекциясе җитди проблемалар тудыра. Аларны ничек булдырмаска? Шул турыда Роспотребнадзор идарәсенең ТР буенча шәһәрдәге һәм райондагы территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Румия Хәсәнҗанова сөйли.

- Сальмонеллез - кискен йогышлы авыру, ашкайнату тракты органнарын зарарлау белән уза. Ул кинәт башланып китә, өшетә башлый, баш авырту, косасы килү, косу, тәрәт еш һәм яшькелт төстә булу, температураның 38-39 градуска һәм югарырак күтәрелүе белән башланып китә, организм сусызланырга мөмкин . Йорт һәм кыргый кошлар һәм терлекләр инфекция чыганагы булып тора. Зарарлану юлы - ашамлыклар һәм көнкүреш әйберләре аша.
Сальмонеллезны китереп чыгаручылар тышкы мохитта озак вакыт сакланалар: тавык итендә дүрт айга кадәр, сөттә 20 көнгә кадәр, йомыркада 13 айга кадәр, йомырка кабыгында 17-24 көнгә кадәр, йомырка порошогында 9 айга кадәр. Сөт, ит, балык ашамлыкларында, селкенчектә сальмонеллалар сакланып кына калмый, ә арталар да. Тозлау һәм ыслау да аларга бик аз тәэсир итә, ә туңдыру микроорганизмнарның продуктларда яшәү срогын арттыра. Тавык, үрдәк, каз итләрен 1,5-2 сәгатьтән дә ким булмаган вакытта термик эшкәртергә кирәк. Йомырканы теләсә нинди ашамлык өчен файдаланганда алдан юу зарур. Термик әзерләүдән башка кулланыла торган инфекцияле продуктлар (салатлар, винегрет, балык продукты, майонез, селкенчек) куллану аеруча куркыныч, шуңа да термик эшкәртү уздырырга кирәк. Сальмонелла белән зарарланган продуктларның төсе, исе, тышкы күренеше үзгәрми, итне кискәләгәннән соң башка продуктларның икенче тапкыр зарарлануын булдырмас өчен такталарны юу чаралары белән кайнар суда яхшылап юарга һәм кайнар су белән эшкәртергә кирәк. Тавыктан әзерләнгән шашлык куллану өчен аеруча куркыныч. Чөнки аны әзерләгәндә тиешле температура режимы сакланмый. Продуктларны сатып алганда аларны аерым целлофан пакетларга салыгыз. Авыруның беренче билгеләре күренү белән үк табибка мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев