Районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, ниһаять, савым буенча узган ел дәрәҗәсенә җиттеләр.
- Әмма бу гына аз, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин. Узган елгы корылык тагын ким дигәндә өч ел терлекчелек тармагы нәтиҗәләрендә чагылыш табачак һәм уңай яктан түгел. Безгә, кызганыч, 2009 ел күрсәткечләренә кадәр әле ерак. Ул вакытта күрсәткечләр рекордлы булмасалар да, безне тулысынча канәгатьләндерә иделәр. Әмма без моңа омтылабыз һәм якын арада аларга якынаю өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда отчет елының ун аенда район буенча 189094 тонна сөт җитештерелгән, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 90 процент тәшкил итә. Сөтнең товарлыгы шулай ук узган ел дәрәҗәсендә кала - 86 процент, һәр сыерга савым - 3118 килограмм тәшкил итә.
Хуҗалыкларны чагыштырып хәлне күзәтсәк, бүгенге көндә аларның күбесе савым буенча уңай күрсәткечләргә чыктылар, бу оператив мәгълүматларда чагылыш тапты һәм узган ел дәрәҗәсенә карата 104 процент тәшкил итә. Без әлегә алдынгы яки артта калучы хуҗалыкларга басым ясамаячакбыз, ә шуларның берсе мисалында терлекчелек тармагында эшләрнең торышы турында сөйләячәкбез.
"Галактионово" хуҗалыгы агымдагы елның ун аенда 20864 тонна сөт җитештергән, бу узган ел күрсәткечләренә якын, бер сыерга савым - 4135 килограмм, товарлылык - 92 процент тәшкил иткән. Көн саен хуҗалык "Галактионово"да булган савым көтүлегенең 700 башыннан 9ар мең килограмм сөт сава. Савым һәр сыердан 11,7 килограмм тәшкил итә. Һәм шушы күрсәткечләр буенча хуҗалык алдынгыларның берсе булып тора. Терлекчелек буенча директор урынбасары Владимир Суслов һәм мегаферма идарәчесе Артем Лазарев сүзләренә караганда, уңай нәтиҗәләр әлеге тармакта мәшгуль булган барлык структуралар һәм подразделениеләрнең көйле эше нәтиҗәсе булып торалар. Болар вакытында һәм җитәрлек күләмдә әзерләнгән терлек азыгы, ветеринария хезмәтенең нәтиҗәле эше, җитештерү технологияләрен камилләштерү, терлек азыгына өстәмәләр һәм микроэлементлар белән эш. Терлекләрне карап тоту шартлары, шулай ук терлекчеләрнең һәм сыер савучыларның эш шартлары яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен мөһим фактор булып торалар.
Бүгенге көндә хуҗалыкта тугыз сыер савучы эшли. Бригадалы эш режимы көйләнгән. Бер бригада тәүлек буе эшли, шуннан соң ике тәүлек үзенең йорт һәм башка эшләре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлеге бар. Сыер савучылар сүзләренә караганда, алар хезмәт шартларыннан канәгать, хәер уртача 9 мең сум тәшкил иткән хезмәт хакына да алар риза. "Галактионово"да районның якын-тирәдәге хуҗалыкларыннан терлекчеләрнең хезмәт итүе, мөгаен, юкка түгелдер.
Рәсемдә: Сөт буенча менеджер - Т. Лазарева, сыер савучылар бригадасы - Э. Гафанова, Г. Хөснетдинова, Э. Гатауллина, А. Кузнецова.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев