Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Республикада терлекчелек хуҗалыклары заманча технологияләргә юнәлеш алсын өчен чаралар күрелә

Терлекчелек

Хәзер күп кенә шәхси хуҗалыкларда саву аппаратлары кулланыла, ә эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре өчен сыерлар кул белән савылган чорлар күптән үткәндә калды. Әмма терлекчелекне тулысынча цифрлаштыру, сөт һәм ит продукциясен җитештерү процессларын роботлаштыру турында сөйләргә иртә әле.

Республикада терлекчелек хуҗалыклары заманча технологияләргә юнәлеш алсын өчен чаралар күрелә. Бу юнәлештә безнең районда нинди эшләр башкарылуы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский сөйләде.

– Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек тармагын цифрлаштыру башланды. Чөнки бу продуктлылыкны арттыруның бер ысулы булып тора. Республиканың һәр районында алдынгы санлы технологияләр кертү өчен база хуҗалыклары билгеләнгән, юл карталары эшләнгән, анда кирәкле программалар урнаштыру буенча билгеле бер чаралар исемлеге каралган. Вакыт узу белән гамәлгә кертүдән икътисади нәтиҗәлелек, барлык «уңай» һәм «тискәре» яклары исәпләнәчәк, – дип билгеләп үтте Александр Ромадановский. – Әлеге предприятие базасында районның калган хуҗалыклары буенча эш алып барылачак. Кызыксынган җитәкчеләр цифрлы технологияләрнең ничек эшләвен карый, нәтиҗәлелекне бәяли ала.

– База предприятиеләрендә нәрсә кертү күздә тотыла?

–  Ике программага басым ясала. Көтүлекләр белән идарә итү – ул хайваннар турында бөтен мәгълүмат туп­ланган программа продукты. Мәсәлән, хуҗалыкта 5 мең баш терлек булып, журналларда нинди дә булса язулар алып барылса да, аналитик материал ясау, конкрет хайванның продуктлылыгын төгәл исәпләү мөмкин түгел. Ә бу программа җитештерү, продуктлылык буенча төгәл мәгълүмат алырга, барлык көтүлекне тулысынча анализларга һәм бу мәгълүматлар нигезендә алга таба карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Азык белән идарә итү программасы да мөһим роль уйный. Малларны ашату өчен билгеле бер рацион төзелә, ул силос, сенаж, концентрацияләнгән азыкның төгәл санын күздә тота. Элек азык әзерләү чама белән башкарыла иде. Механизатор 500 килограмм силос урынына 700 килограмм яки, киресенчә, концентрацияле азыкны салып җиткермәскә мөмкин иде. Ә азык белән идарә итү программасы компонентлар санын мөмкин кадәр төгәл исәпләргә мөмкинлек бирә. Бер компонент тиешле күләмдә салынмаган булса, программа икенчесенә күчәргә мөмкинлек бирмәячәк. Шулай ук программа аларны катнаштыру өчен кирәкле вакытны да исәпли. Барлык мәгълүматлар төп компьютерга тапшырыла. Белгечләр нинди төр азыкның күпме салынуын, аны терлекләргә кайсы вакытта ашатуларын һәм башка мәгълүматны ала алалар.

– Безнең районда нинди предприятие база предприятиесе булып тора?

– «Чистопольская» агрофирмасы сайланды. Биредә ике программа да кертелгән. Азык белән идарә итү программасының бер ай эшләве эчендә терлек азыгы чыгымын 5 процентка киметергә мөмкин булган. Әгәр бер көнгә экономия 4-5 мең сум булса, бер ел эчендә зур сумма җыела. Яңа программаларны гамәлгә кертү барлык күрсәткечләр дә шунда ук артачак дигән сүз түгел, әмма алар белгечләр өчен үзенчәлекле корал булып тора. Элек ферма җитәкчеләренә яки белгечләргә хуҗалыкта даими булырга кирәк иде. Хәзер алар процессны смартфоннар яки планшетлар ярдәмендә күзәтә алачак.

– Цифрлы технологияләр кертергә планлаштырган хуҗалыклар өчен нинди дә булса дәүләт ярдәме программалары каралганмы?

– Цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү буенча юл картасы унификацияләнгән идентификация номерларын кертүне дә күздә тота. Һәр терлеккә уникаль номер биреләчәк, ул бердәм мәгълүмат системасында теркәләчәк. Бу база белән ветеринария хезмәтләре эшләячәк. Бу номер буенча теләгән һәркем хайван турында бөтен мәгълүматны: ветеринария чараларының килеп чыгышын һәм тарихын карый ала. Әлегә төгәл ярдәм программалары яңгырамады, бәлки, алар якын арада эшләнер. Әмма министрлыкның боерыгы бар, аның нигезендә терлекләрне вакытында чиплаган, көтүлек һәм азык белән идарә итү программаларын гамәлгә керткән хуҗалыклар, билгеләнгән коэффициентлар нигезендә, сөт буенча субсидияләргә өстәмә ала алалар. Шулай итеп, цифр­лы технологияләрне актив гамәлгә кертүче хуҗалыклар дәүләт ярдәмен күбрәк алачак.

– Әлеге заманча техноло­гияләр тагын нинди өстенлекләр бирә?

– Яңа программалар беркетмәләр алып баруны, эшкә карап түләүне күздә тота. Барысы да хезмәткәрнең үз эшен ни дәрәҗәдә сыйфатлы башкаруына бәйле, ә программа процессларны күзәтеп тора. Шул рәвешле, хезмәткәр нәтиҗәлерәк эшләргә омтылачак. Бу хезмәт җитештерүчәнлеге, хезмәт хакы артуына, күрсәткечләрне һәм нәтиҗәлелекне арттыруга китерәчәк.

– Әзерлекле белгечләр кирәк буламы?

– Программалар белән эшләү өчен өйрәтелгән белгечләр кирәк.  Бу максатлар өчен Татарстан Респуб­ликасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Агрополия» яңа белем бирү платформасы эшләнде.  Анда теләгән һәр кеше, хуҗалык җитәкчесе дә, белгеч яки шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы да теркәлергә һәм төрле блоклар буенча җентекле уку узарга мөмкин. Блокларның берсе нәкъ менә цифрлаштыруга багышланган. Лекция онлайн-режимда уза, һәркем үз сорауларын бирә, аңлаешсыз моментларны ачык­лый ала торган чат бар. Бу бик җайлы, беркая да барырга, үз хуҗалыгыңны калдырырга кирәкми. Моннан тыш, программалар урнаштыра торган дилер компанияләре укулар үткәрә.

– Авыл кешеләре цифрлы технологияләргә ничек карыйлар?

– Әлегә сагаеп. Вакыт узу белән, әлбәттә, барысы да алардан файдаланачак, чөнки киләчәк цифрлы технологияләрдә. База предприятиесендә эш күптән түгел башланды, төгәл нәтиҗәләр турында сөйләргә әле иртәрәк. Әмма соңгы күрсәткечләр яңа технологияләрнең нәтиҗәлелеген исбатлагач, күпләр үз хуҗалыкларын цифр­лаштыру турында уйланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев