Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районлашкан сортларга– аерым игътибар

Әлеге чор өчен традицион булган, ачык һавада узган Чистай дәүләт сортлар сынау участогы базасында Татарстанның берничә районы вәкилләре: авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, фермерлар, предприятие җитәкчеләре һәм белгечләре җыелды.

Киңәшмә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов һәм район башлыгы Дмитрий Иванов катнашында узды.

– Хөрмәтле коллегалар, сезне Чистай җирендә сәлам ләргә без бик шат. Безнең сортлар сынау участогы базасында шундый семинарлар үткәрү яхшы традициягә әверелде. Алар агрономнар, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре өчен дә файдалы. Без һава торышының игенчеләр эшенә тәэсир итүен яхшы беләбез, чәчү һәм урып-җыю шартлары елдан ел үзгәреп тора. Шуңа күрә дә әлеге семинарда катнашу игенчеләргә үзләре өчен оптималь туры килүче авыл хуҗалыгы культуралары сайларга ярдәм итсен иде дип телисе килә, гомумән алганда, эш уңышлы булсын иде, – диде Дмитрий Алексеевич.

Киңәшмәдә катнашучы лар сортлар участогында үстерелүче уҗым һәм сабан культураларын карадылар. Үстерү процесслары һәм тәҗрибәләрнең алдан нәтиҗәләре: ничек ашлау лары, ничек эшкәртүләре, көтелгән уңышның нинди булуы һәм башкалар турында җентекләп сөйләштеләр.

– Безнең сорт участогында 50 сорттан артык сабан культуралары, 60тан артык уҗым культуралары сынала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда сортларны районлаштыруга аерым игътибар бирелә. Район фермерлары һәм хуҗалыклары әлеге участокта сынау үткән авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сайларга тырышалар һәм яхшы уңыш алалар, – дип аңлатма бирә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов.

Киңәшмәдә катнашучы ларга урып-җыю техника сының үрнәкләрен күрсәтеп, алар Татарстан игенчеләре алдында 2021 елда торган игенчелек алдындагы өстенлекләр турында сөйләделәр. Иген челек тармагының нәтиҗәле леген күтәрү өчен техно ло гик процессларны, уңыш ны формалаштыру идарәсен, ягъни үзйөрешле сиптергечләр белән баетуны оптимальләштерү кирәклеге билгеләп үтелде.Мөһим фактор булып саклагыч чараларның нәтиҗәлелеген күтәрү дә тора.

– Болар барысы да Татарсанда уңдырышлылыкны, безнең авыл хуҗалыгы җи тештерүчеләренең нәтиҗә лелеген һәм рентабельлеген җитди күтәрергә ярдәм итәчәк, – диде Илдус Габдрахманов.

Илдус Харис улы билгеләп үткәнчә, мондый семинарлар игенчеләр өчен тәҗрибә уртаклашу һәм алдагы сезонга планнар билгеләү өчен файдалы. Ел саен катнашучылар саны арта бара.

Белешмә

Татарстан территориясендә Арчада, Зәйдә, Кукмарада, Тәтештә һәм Чистай районнарында барлыгы биш дәүләт сорт сынау участоклары эшли. Аларның һәрберсендә игенчеләр зона семинар-киңәшмәләре уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев