Җир файда китерергә тиеш
Безнең иң зур байлыгыбыз – җир, аңа нинди мөнәсәбәт булса, файда да шуның кадәр. Бу үзенә күрә игенчеләр өчен закон, әгәр дә ул бозылса, бәла киләсен көт тә тор.
Авыл хуҗалыгы буенча алга киткән төбәк булып саналучы Татарстанда да чәчелмичә калган җирләр, алардан нәтиҗәсез һәм максатсыз файдалану очраклары теркәлгән. Хәзер Росреестрның Татарстандагы мәгълүмат идарәсе мәгълүматлары буенча, хуҗасыз 50 мең гектарга якын җир бар.
Ташланган участоклар күңелсез картина тудыра: аларның кайберләре үлән, куаклыклар, агачлар белән үскән, кайберләрендә ясалма карьерлар, чүп-чар өемнәре барлыкка килгән.
– Ташланган җир барлыгын теркәп куярга яисә аның хуҗасына бармак белән төртеп күрсәтергә генә түгел, кискен, гамәлдәге чаралар күрергә кирәк, кызганычка каршы, алар һәрвакыт кулланылмый, – дип саный авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. – Чистай районында уртак көч белән булдырылган махсус комиссия тарафыннан әлеге мәсьәлә буенча авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге йөзләгән гектар буш җирләрне әйләнешкә кертергә мөмкин булды. Нәтиҗәдә, элек буш торган участокларны әйләнешкә кертергә мөмкин булды, ә җавапсызлык күрсәткән милекчеләргә һәм арендаторларга әлеге милек булып саналсалар да, өч ел дәвамында максатчан билгеләнештә кулланылмаулары сәбәпле, җир участокларын тартып алу буенча судка дәгъвалар бирелә.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне кулланмауны күрсәтүче берничә төр сәбәп бар – җир участогында авыл хуҗалыгы җитештерүе алып барылмый, сөрү җирләрендә авыл хуҗалыгы культураларын һәм туфракны эшкәртү буенча эшләр алып барылмый, печән чабу вакытларында печән чабылмый, көтүлекләрдә көтүләр көтелми, җир участогының 15 процентында урманнар үскән, һ. б. лар.
Кырларның мониторингы бүгенге көндә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренең, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының җаваплы хезмәткәрләренең төп юнәлешләренең берсе булып тора.
– Язгы кыр эшләре башлангач, без кайсы җирләрнең чәчелүен һәм нәрсә чәчелүен күзәтә башлаячакбыз, парларның ничек кулланылуын күзәтәбез, – дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский. – Монда безгә квадрокоптерлар (пилотсыз очу чаралары) ярдәм итә, алар ярдәмендә даими рәвештә кырлар өстеннән очып үтәбез, аеруча чәчү һәм уңыш өлгергән вакытларда. Районда барлык сөрү җирләренә дә саннар сугылган, кырларның электрон версиясе бар. Бу инструмент һәр кыр кысасында туфракны тикшерү мөмкинлеге бирә, шул исәптән аның ничек файдалануы турында да. Идарәдә кырларны паспортлаштыру белән шөгыльләнүче белгеч бар.
Республиканың авыл хуҗалыгын заманча компьютерда трансформацияләү 2017 елның августында җибәрелгән «ТРның санлы моделе» кысаларында үткәрелә. Карталарны төзегән вакытта квадрокоптерлар кулланыла. Әлеге мәгълүматлар нигезендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы тарафыннан дәүләт власте органнары, муниципалитетлар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен өч сервис эшләнде.
Чистай районында хәзер авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булган буш җирләр юк. Узган ел «Луч» фирмасында 200 гектар буш җир булган иде. Комиссия мөрәҗәгать иткәч, әлеге җир сөрелде.
Хәзер районда җирләр бик кирәк, алардан оптималь файдалану – эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары өчен мөһим бурыч. Җир эшләргә һәм файда китерергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев