Эш башлаучы фермер яшелчә үстерү белән шөгыльләнәчәк
Күптән түгел Казанда Игенчеләр йортында грант алуга сертификатларны тантаналы тапшыру булды. Аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.
«ТРда эш башлаучы фермерларга ярдәм итү» программасы буенча грант алучылар арасында Чистай районыннан Җәгъфәр Гыйззәтуллин дә бар иде (рәсемдә). Ул проектны тормышка ашыруга 1,5 миллион сум күләмендә грант ярдәме алды.
Җәгъфәр Зиннур улы Дүрт Өйле авылында туып-үскән. Балачактан ук әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм иткән, физик эштән курыкмыйча үскән. Казан авыл хуҗалыгы институтын «Механик» белгечлеге буенча тәмамлаган. Төрле вазифаларда эшләгән, әмма һәрвакыт аның эшчәнлеге җир, авыл хуҗалыгы белән бәйле булган.
– Үземнең фермер хуҗалыгын булдыру идеясы белән күптән яшим, әмма моңарчы эшкә тәвәкәлләп тотынырга җөрьәт итми идем. Бервакыт башка фермерлар белән аралашканда бу темага сөйләшеп киттек һәм алар миңа этәргеч бирделәр. Шулай, агымдагы елның февралендә без үз крестьян (фермер) хуҗалыгыбызны ачтык, – ди Җәгъфәр Зиннур улы. – Аны рәсмиләштерүгә документлар әзерләгәндә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре миңа өйрәнү узарга һәм грант ярдәме программасында катнашырга тәкъдим иттеләр. Казанда өч ай укыдым. Барлык документларны әзерләп һәм бизнес-план төзеп, мин грант ярдәменә заявка тапшырдым.
– Грант алачагыгызга ышандыгызмы?
– Дөресен генә әйткәндә, көтмәгән дә идем. Нәтиҗәләрне игълан иткәндә гаҗәпләндем, шул ук вакытта бик шатландым, чөнки ул эш башлаганда безнең өчен зур ярдәм булды. Без республика, районыбыз җитәкчелегенә хуҗалыкларны яңа техника белән тәэмин итүдә ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтлебез. Безгә, фермерларга, бу яңа мөмкинлекләр ача, хезмәт процессын автоматлаштырырга ярдәм итә һәм эшне җиңеләйтә.
Шулай, Гыйззәтуллинның крестьян (фермер) хуҗалыгында тиздән яңа трактор, төягеч һәм сиптергеч барлыкка киләчәк.
– Грант ярдәме кысаларында проектны нинди юнәлештә тормышка ашырачаксыз?
– Без яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнәчәкбез. Яз көне кәбестә, суган, кишер утыртырга планлаштырабыз. Орлык куючылар белән аны сатып алу турында килешү бар.
– Ни өчен нәкъ менә шул юнәлешне сайладыгыз?
– Мин авылда туып-үстем. Биредә җир һәрвакыт безнең туендыручыбыз булды, барлык яшелчәләрне үзебез үстерә идек. Бу эш миңа балачактан ук таныш. Әмма киләчәктә мөгезле эре терлек үстерү мөмкинлеген дә күз алдында тотабыз.
– Җитештергән продукцияне сату да зур роль уйный...
– Әйе, әмма шушы этапта аны сату буенча нинди дә булса төгәл планнар турында сөйләргә әле иртәрәк. Без әле эшне башлыйбыз гына. Әмма аның каравы Татарстанның берничә шәһәрендә яшелчә продукциясен сату буенча элемтәне җайга салдык. Уңышның күләме һәм сыйфаты һава шартларына да бәйле. Яхшыга өметләнәбез һәм, әлбәттә, яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен үзебезгә дә күп көч куярга, тырышып эшләргә кирәк.
Теләсә кайсы эш кебек үк фермерчылык та матди кертемнәрдән кала, бик күп рухи көч һәм нык булуны таләп итә. Бу планда якын кешеләрнең ярдәме аеруча мөһим.
– Гаиләгез, якын кешеләрегез фермер хуҗалыгы ачу теләгенә ничек карадылар?
– Уңай карадылар. Гаилә минем өчен һәрвакыт ныклы терәк. Тормыш иптәшем Гөлия белән дүрт бала тәрбияләп үстердек. Олы кызыбыз Алия кияүдә, безгә менә дигән онык бүләк итте. Фәйрүзә һәм Илүзә – медицина университеты студентлары, әмма шуңа да карамастан, хуҗалыкта ярдәм итәргә тырышалар. Нәселебезнең төп дәвамчысы улыбыз Шәфәгать, ул авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Аңа без зур өметләр баглыйбыз. Ул безнең төп ярдәмчебез һәм безнең эшебезне дәвам итәр дип өметләнәбез.
– Җәгъфәр Зиннурович, сез шәһәргә күченү турында бервакытта да уйланмадыгызмы?
– Шәһәргә күченеп китмәвемә бервакытта да үкенмәдем, гәрчә тәкъдимнәр һәм мөмкинлекләр күп булса да. Авыл минем туган җирем. Гомеремне туган җиремдә хезмәт итүгә багышлаганым өчен шатмын.
– Сезгә уңышлар, техниканың тотрыклы эшләвен һәм мул уңыш телибез!
Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы буенча грант алуга 64 кеше заявка биргән, шуларның 40ы – сертификатка ия булган; гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы буенча 22 кеше заявка биргән, шуларның 10сы – откан; кооперативларны үстерү программасы буенча 10 кеше катнашкан, шуларның 5се грант ярдәме алган.
Өч программа буенча грант акчасының гомуми суммасы быел 840 миллион сумнан артыграк тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев