Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Дәүләт сыер асраучыларга субсидия бирә

Республикада лейкоз белән авыраучы эре мөгезле терлек асраучыларга субсидияләр бүлеп бирелә.

 Эре мөгезле терлек лейкозы – аерым вирус китереп чыгара торган йогышлы хроник авыру, – дип сөйли ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясе территориаль бүлегенең ветеринария инспекторы Евгений Кулясов. – Вирус, нигездә, сыер сөте һәм каны белән күчә.
Ни кызганыч, лейкоз белән көрәшүдә аерым кисәтү һәм дәвалау чаралары юк. Бу йогышлы  авыруны әлегә дәвалап булмый һәм ул кеше өчен куркыныч. Авыру хайваннарның сөтен эчү катгый тыела. Лейкоз буенча имин булмаган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шәхси секторда сәламәтләндерү чаралары әлеге авыруны  йоктырган хайваннарны изоляцияләү һәм кичекмәстән сугымга тапшыру юлы белән башкарыла.
Татарстан бюджетыннан быелдан башлап лейкозлы сыерлар хуҗаларына авыру хайваннарны сәламәтләренә алыштыруга субсидияләр бирелә.
– Бу дәүләт ярдәме шәхси хуҗалыкларда лейкозга юл куймау һәм сыерларның санын арттыру максатында гамәлгә ашырыла, – дип аңлата районның баш ветеринария табибы Зиннур Шәрипов. – Терлекне лейкозга тикшергәннән соң, без авыру сыерлар ачыклану турында җирле үзидарә органына һәм терлекнең хуҗасына хәбәр итәбез һәм авыру сыердан котылырга киңәш итәбез.
Зиннур Зәки улы сүзләренә караганда, авыру сыерның ите куллану өчен яраклы. Әмма кеше үз ихтыяҗлары өчен сыерны суйган икән, дәүләт субсидиясе бирелми.
Сыерда лейкоз авыруы табылса, аның хуҗасы ветеринария табибыннан белешмә алырга тиеш. Шуннан соң авыру хайван суелырга тиеш, аның итен ит комбинатына тапшырырга һәм моны раслаучы документ алырга кирәк. Шул очракта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл кешеләренә 30 мең сум, нәселле сыер сатып алуга 40 мең сум күләмендә субсидия бирә. Мондый субсидия алуга районда 23 кеше гариза биргән.
Биредә бер шарт бар: терлекне авыл хуҗалыгы предприятиесендә сатып алырга һәм бу хакта документ алырга кирәк. Сыер күршедән сатып алынган икән, субсидиягә исәп тотып булмый. Шуның өстенә, барлык документларны авыл җирлеге Советына тапшырганнан соң гына сыер хуҗасына субсидия биреләчәк.
Республикада терлекләр санын арттыруга һәм лейкозны кисәтүгә юнәлдерелгән әлеге дәүләт чаралары терлек асраучы гаиләләргә зур ярдәм булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев