Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртекле культураларны җыеп алдылар, әмма район кырларында техник культураларны урып-җыю, туфрак эшкәртү эшләре дәвам итә.

Табигать ел саен игенчеләргә яңа сынаулар бирә. Бу сезон да искәрмә түгел. Озакка сузылган кар эрү һәм башка һава шартлары аркасында уҗымнарның күп өлеше юкка чыкты, күп кенә мәйданнарда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре культураларны яңадан чәчәргә мәҗбүр булды. 

Әмма сынаулар моның белән генә тәмамланмады. Июнь коры килде, төбәк явым-төшемнәргә җитди дефицит кичерде, ә икмәк өлгерү чорында, кичке вакытта салкын һава торышы сакланды. 

Барлык авырлыкларга кара­мастан, уңыш начар түгел. Август башлану белән яңа кыенлыклар туды, явым-төшемнең күп булуы игенчеләргә урып-җыю кампаниясен тулы көченә җәелдерергә мөмкинлек бирмәде. 

Августның икенче яртысыннан гына район хуҗалыклары урып-җыю темпларын арттыра һәм төп бурычны үти – кырлардан уңышны минималь югалтулар белән җыеп ала алдылар. Йөздән артык ашлык җыю комбайны җәлеп ителде.

Игенчелеккә дөрес якын килү, агротехник чараларны үз вакытында һәм сыйфатлы үткәрү, механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 55,1 мең гектар мәйданнан бөртеклеләрне җыеп алу мөмкин булды, 154,3 мең тонна ашлык суктырылды. Район буенча уртача уңыш гектарыннан 28 центнер тәшкил итте. 

– Техник культуралардан 1,5 мең гектарда рапс, 8,5 мең гектарда көнбагыш җыеп аласы калды, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский. – Силос өчен кукуруз уру дәвам итә. Барлыгы 10300 тонна силос әзерләнде. Район буенча азык әзерләүнең гомуми күләме бер шартлы терлеккә 22,2 центнер азык берәмлеге тәшкил итә.

Уҗым культуралар чәчү төгәлләнде. Алар барлыгы 12,8 мең гектар мәйданда чәчелгән. Шуның 12 мең гектарын – уҗым бодае, 800 гектарын уҗым арышы тәшкил итә. Уҗым культураларының иң зур мәйданнары «Чистай» агрофирмасында һәм «Волга Селект» хуҗалыгында чәчелгән. Аларда уҗым культуралары 2 мең гектардан артык мәйданны тәшкил итә. 

Район кырларында туфракны төп эшкәртү эшләре дәвам итә.

– Бүгенге көндә төп бурычлар­ның берсе – җир сөрү буенча максималь җитештерүчәнлеккә чыгу, туфракны төп эшкәртүне кыска вакыт эчендә төгәлләү, – ди Александр Александрович. – Тулаем район буенча туфракны төп эшкәртү 39 мең гектар мәйданны тәшкил итә. Бүгенге көндә җыеп алынган мәйданнарның 40 проценты эшкәртелгән. 

«Закамье Агро», «Чистай» халык предприятиесендә, «Род­­ник», «Акбулат», фермер хуҗалык­ларында туфрак эшкәр­тү эше оешкан төстә алып барыла. «Чистай» һәм «Закрома» агрофирмаларында туфракны туңга сөрү эшләрен көчәйтергә кирәк. 

Игенчеләр көчәйтелгән режимда эшләргә тырышалар. Хуҗалыклар алдына бөтен техник потенциалны, шул исәптән эшне ике сменада оештыруны җәлеп итү бурычы куелган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев