Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Ярык тагарак янында калмас өчен

    Кышын авыл халкына акча эшләү мөмкинлеге бирә торган бердәнбер тармак булып терлекчелек кала. Шуңа да авыл хуҗалыгы берләшмәләре хезмәтчәннәренең хезмәт хакын үз вакытында алу-алмаулары нәкъ менә авыл хуҗалыгының әлеге юнәлешендә эшнең ничек куелуына күпмедер дәрәҗәдә бәйле була.

    "Вамин" фирмасының - "Вамин-Чистай" структур подразделениесе базасында узган киңәшмә муниципаль районда тармакны үстерү нәтиҗәләренә һәм агымдагы ел планнарына багышланган иде. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов уздырды. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы ел рес­публика хөкүмәте өчен агросәнәгать производствосына ярдәм итү планында өстенлекле булды, аны турыдан-туры авыл хуҗалыгы елы дип атарга мөмкин, димәк, дәүләт ягыннан сизелерлек ярдәм булачак.
    Әмма республиканың кайбер районнарында гаилә фермалары төзү буенча эшләп җиткермәүләр бар, мондый проблема бездә дә бар. Һәм әлеге кимчелек актив төстә бетерелә башлады. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтов белдергәнчә, "сөт саву бик начар булган" хуҗалыкларга баруның план-графиклары төзелгән, анда Чистай районы да кергән. Район беркайчан да "кызыл зона"да озак торганы булмады. Уртача савым район буенча бер сыердан 10 литрдан аз гына күбрәк тәшкил итә, чистайлылар өчен бу начар күрсәткеч. Гыйнвар азагына кадәр республиканың иң аз сөт савучы районнары арасыннан чыгу бурычы куелды. Һәр хуҗалык, һәр инвестор өчен булган һәм алар белән бергәләп шөгыльләнергә мөмкин булган проблемаларны хәл итәргә кирәк. Илдус Тәлгать улы авыл халкына соңгы чиктә әгәр шундый ихтыяҗ булса, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гына түгел, ә бәлки республика хөкүмәтенә дә чыгарга әзер булуын белдерде. Күп мәсьәләләр: ашату мәсьәләсе, азыкның сыйфаты, үз вакытында сыерларны саву һәм күп кенә башкалар урында хәл ителә.
    2012 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен бюджет яклавы савым көтүендәге терлек санын исәпкә алып тормышка ашырылачак. Моннан тыш, республикада 1 гыйнвардан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә алынган бер баш бозау өчен 300 сум субсидия түләү каралган. Гаилә фермалары төзүгә килгәндә исә, бүген рес­публикада 400дән артыграк гаилә фермасы бар. 2 меңнән артыграк кеше эшле булган, рес­публика бюджетыннан 115 миллион сумга 287 гаилә фермасын булдыру финансланган. Быел рес­публика федераль бюджеттан әлеге максатлар өчен ярдәм алуны көтә. Мәсәлән, программа эшли башлаган, аның кысаларында гаилә сөт фермасы төзелеше чыгымнары өчен федераль бюджеттан 30 процент компенсация каралган, Татарстан әлеге программада катнашачак. Шуңа да хәзер үк бозаулар туу һәм аларны саклау мәсьәләсе, бозауларны тиешенчә ашату рационы белән тәэмин итү контрольгә алынган.
    Киңәшмә башында җыелучылар - ә болар инвесторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары әлеге хуҗалыкның бер сыерлар фермасында булдылар. Муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Чурин алар алдында чыгыш ясады. Хәзер рес­публикада юнәлешләр бераз үзгәртелде: авыл хуҗалыгы өлешендә муниципаль районнарның эшен бәяләү шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелгән кредитларга анализ буенча алып барыла. Хәзер хуҗалыклар җитәкчеләренә үз эшләрен оператив сводкадан: мөгезле эре терлекләр саны нинди, яңа туган бозаулар күпме, күпме сөт савылган булуы һәм башка әһәмиятле терлекчелек күрсәткечләреннән башларга кирәк. 18 гыйнварга кадәр идарә министрлыкка үз хуҗалыкларын үстерү белән шөгыльләнергә теләүче фермерлар, шул исәптән гаилә фермалары, фамилияләрен бирергә тиеш. Инде хәзер үк сөт буенча хәлгә анализ ясау зарур, чөнки уңайлы шартларда да сөт савып алу темплары кими. Сөт савып алу буенча исемлек азагында булган хуҗалык­ларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан "кунаклар" көтәргә кирәк.
    Җыелучы­лар­ны "Вамин-Чистай" директоры Ф. Якупов сәламләде. Иң мөһиме, биредә терлекләр санын сак­лап калдылар (хуҗалык территориясендә 3 меңнән артыграк терлек асрала) һәм шуның хисабына хуҗалык ярыйсы гына яши. Ай саен якынча 4 миллион сумга терлек сатыла, сөт турында сөйләп тә тормыйбыз. Терлек азыгы җитәрлек, яңа уңышка кадәр 30 мең тоннадан артык тупас азык, 1 тоннадан артыграк печән бар. Фермаларда эре мөгезле терлекләрне һәм бозауларны ашату җайга салынган, соңгы нәтиҗәдә бу агропредприятие эшенең продуктлылыгына китерә. Киңәшмәдә районыбызда терлекләр санын, шул исәптән савым көтүен узган ел дәрәҗәсендә сак­лап калуга ирешелде дип билгеләп үтелде. Сөт һәм ит җитештерүдә дә уңай үзгәрешләр бар. Барысында да шартлар бер төрле, бер җирдә яшибез, бары күрсәткечләр генә кемнең ничек эшләвенә дөрес бәя бирә. Бүгенге көндә сөтне сатып алу бәяләре кызыксындырырлык һәм бу -хуҗалыкларның акча эшләп алып алу өчен бердәнбер мөмкинлеге.
    Элек куелган бурычларны кайбер хуҗалыклар үтәмәде, әлеге киңәшмәдә алар тагын бер кат яңгырады. Әгәр кыска срокларда алар хәл ителмәсә, әлеге җитәкчеләр белән сөйләшү тагын да кырысрак булачак. Бернәрсә эшләмичә генә сөт савуны һәм ит җитештерүне арттыру өчен мөмкинлекләр алып булмый. Шулай булмаганда без ярык тагарак янында калачакбыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: