Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Власть белән сөйләшү нәтиҗәлерәк була бара

    Муниципаль район башкарма комитетында муниципаль власть вәкилләре белән үз проблемаларын уртаклашу, 2011 елга крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар эшенә йомгак ясау өчен крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелдылар.

    Очрашуга шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, кыскасы, фермерлар белән даими эшләүчеләр килде. Очрашуны башлап җибәргән муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыклары (алар барлыгы 80) районның агросәнәгать комплексы үсешенә саллы өлеш кертәләр дип билгеләп үтте. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да читтә калмыйлар.
    Кызганычка каршы, районда гаилә фермалары аз, моның өчен муниципаль власть республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәнкыйтенә дучар булды. Шулай итеп, быел муниципаль власть өчен гаилә фермаларын оештыру, фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча авыл, инвес­торлар белән үзара тәэсир итү эше өстенлекле булачак.
    Безнең муниципаль районда агроҗитештерүгә ярдәм итүгә зур көч кую ярдәмендә мөгезле эре терлекләрне, шул исәптән савым көтүен саклап калу мөмкин булды. Хәзерге вакытта терлек азыгының ел ярымлык запасы булдырылган. Районда булган 110 мең гектар сөрү җиренең 13 мең гектары фермер хуҗалыкларына туры килә. Җыеп алынган 161 мең тонна бөртекнең 20 проценты диярлек фермерларга туры килә. Районда 64 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән, тагын 20се шундый статус алды, алар үз җир пайларында эшлиләр. Крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 9 меңгә якын мөгезле эре терлек бар, дәүләт ярдәме белән аларның санын саклап калу мөмкин булды. Шәхси хуҗалыклар тарафыннан 13 мең тонна сөт, 3 мең тонна ит, 6 миллион данә йомырка алынган, яшелчәләр һәм бәрәңге, әзерләнгән печән һәм бөртек фуражы турында сөйләп торасы да юк.
    Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар дәүләт ярдәменнән читтә калмыйлар - ташламалы банк кредитларыннан тыш, "Лизинг-грант" программасы буенча техника сатып алу алып барыла, шулай ук фермерлар "Агросәнәгать комплексын үстерү" милли проекты буенча ярдәмне техника-тракторлар, комбайннар, машиналар белән алалар. Узган ел әлеге программа буенча район фермерлары тарафыннан 22 миллион сум акча алынган. Дизель ягулыгын, минераль ашламаларны, орлыкны сатып алуга чыгымнарны компенсацияләүгә субсидияләр алдылар.
    Фермер хуҗалыкларына алар белән бер бәйләмдә эшләүче дәүләт органнары һәм учреждениеләре ярдәм итәргә әзерләр.
    -Фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар - авылны кризистан чыгаручы локомотив, - дип ассызыклады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И. Чурин.
    Чыннан да, бу үз тормышын гына түгел, ә үзләре яшәгән торак пунктның яшәешен яхшыга үзгәртергә теләүче авыл халкының иң актив өлеше. Биредә алар үзләре генә акча эшләп калмыйлар, ә үз авылдашлары өчен өстәмә эш урыннары булдыралар.
    Әмма, кызганычка каршы, фермерлар, дәүләт ярдәменә карамастан, инициатива күрсәтмиләр, алар өчен барысын да хәл итүләрен көтәләр.
    Мәсәлән, фермер хуҗалыклары орлыклар буенча начар эшлиләр. Орлыкчылык үзәге аларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, әмма инициатива күренми. Булган бөртек хәтта шытып чыгуга тикшерелми. Ә бит бөртекне алып килеп тикшертү, өстәвенә бушлай, зур хезмәт таләп итми. Хәлне үзгәртү өчен, хәзерге вакытта махсус фермерлар өчен крестьян-фермер хуҗалыкларының берсе базасында орлыкчылык хуҗалыгын булдырырга тырышалар. Ә бит һәрвакытта да барысы да үтәр әле дип ышанырга ярамый. Кертелгән һәр сумнан табыш зур булырга тиеш, хәзер башкача яшәп булмавын аңларга вакыт.
    Ташламалы кредитлар алу белән хәл катлаулы. Фермерлар аларны алырга бик авыр диләр, шул ук вакытта "Россельхозбанк" вәкилләре авылдагы эшмәкәрләргә ярдәм итәргә әзерләр.
    Очрашуда крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның башка проблемалары да каралды. Алар барысы да муниципаль власть тарафыннан контрольгә алынды һәм күпмедер вакыттан соң алар буенча тагын бер очрашу оештырылачак. Җыелучылар алдында чыгыш ясаган фермер А. Севастьянов мондый очрашуларның мөһимлеген, аларның мөмкин кадәр ешрак үткәрелергә тиеш булуын ассызык­лады. Власть авылда эшләүче кешеләрнең мәнфәгатьләрен белергә, аларның проблемаларына төшенергә һәм төрле яклап аларга ярдәм итәргә тиеш.
    Р. S. Бу көннәрдә крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләре муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, идарә начальнигы И. Чурин белән очрашуга чакырылдылар. Фермерларга, аерым алганда, бушлай хезмәтләргә субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме һәм аны алу шартлары, шулай ук ташламалы банк кредитларының төрләре турында мәгълүмат җиткерелде. Күрәсең, муниципаль власть һәм фермерлар арасында башланган сөйләшү тагын да нәтиҗәлерәк, максатчанрак була бара.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: