Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Уңышны югалтуларсыз җыеп алырга

    Агымдагы ел игенчеләр өчен җиңел булмады.

    Июнь аенда төбәк явым-төшемнәр җитәрлек булмаудан җәфа чиккән булса, августта яңгыр күп яуды. Күпьеллык күзәтүләргә караганда, август аена уртача 55 мм явым-төшем туры килә, ә быел ай башыннан район буенча уртача 120 мм яңгыр яуган. Бу хәл, һичшиксез, урып-җыю кампаниясе барышына җитди йогынты ясый.
    Чистай районында бу сезонда механизаторларга 56,5 мең гектарда бөртекле һәм 14,5 мең гектарда техник культуралар җыеп алырга туры киләчәк. Агымдагы чорда 9650 гектар яки мәйданнарның 17 проценты җыеп алынган. Сугып алынган игеннең күләме 28 мең тонна тәшкил итә.

    –    Начар һава шартлары – бер­­тук­таусыз яуган яңгырлар, юга­ры дымлылык – урып-җыю темпларын тоткарлыйлар. Әм­ма район хуҗалыклары аяз көннәрне мөмкин кадәр файдаланып калырга тырышалар, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. – «Хузангаево» хуҗалыгында яхшы эшлиләр. Алар мәйданнарның 50 процентыннан уңышны җыеп алдылар. «Родник», «Закамье Агро» хуҗалыкларында күрсәткечләр ярыйсы. Әлеге хуҗалык игенчеләре мәйданнарның 24әр процентын җыеп алдылар. «Чистай» агрофирмасында алардан бераз калышалар. Анда мәйданнарның 20 проценты җыеп алынган.

    Тулаем алганда, агымдагы ел бер-бер артлы авырлыклар алып килә. Сезон башында күпчелек мәйданнарда уҗым культураларын яңадан чәчтеләр, чөнки аларга зыян килгән иде. Ә игеннәр өлгергән вакытта кичке якта салкын һава торышы торды. Барлык авырлыкларга карамас­тан, уңыш начар түгел. Район буенча уртача уңыш һәр гектардан якынча 30 центнер тәшкил итә.

    Бүгенге көндә игенчеләрнең төп бурычы – уңышны югалтуларсыз җыеп алу. Басулардан иген юеш кайта. Хуҗалыкларга аны киптергечләр аша үткәрергә туры килә. Районда барлыгы 11 киптергеч эшли. Моннан тыш, Чистай элеваторы да хезмәт күрсәтә, – дип билгеләп үтә Илгизәр Әнвәр улы.

    Шуның өстенә, уҗым культураларын чәчү сроклары җитә. Әмма яңгырлы һава торышы сакланган очракта, кайбер хуҗалыкларда игенчеләр басуга чыга алмаячак дигән шик тә бар. Узган еллар тәҗрибәсенә күз салсак, сабан культуралары җәй көне уңайлы булмаган һава торышын күпкә авыррак кичерәләр. Технологияләрне төгәл үтәргә кирәк, бу уҗым культураларының югары уңыш бирү гарантиясен тәэмин итәчәк.

    Уҗым культураларын чәчү өчен әзерләнгән мәйданнар эшкәртелгән. Туфракта булган дым аларга шытып чыгарга ярдәм итәчәк.

    Уҗым культураларын 17 мең гектарда чәчү планлаштырыла. «Чис­тай» агрофирмасында уҗым арышын чәчүгә керешкәннәр. Һава торышы уңай булган очракта, башка хуҗалыкларда да чәчүгә керешергә планлаштыралар.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: