Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Тотрыклылыкка һәм үсешкә курс

    Җәйге чор бик кыска. Кичә генә әле иген басуларында чәчү комплекслары эшләде, ә бүген бөртеклеләр шытымы яшел келәм җәйгән кебек күтәрелеп киләләр. Ә элеватор хуҗалыгы ашлык кабул итүгә әзерләнә. Күптән түгел генә ул акча җитмәүдән интегә иде, ә бүген авырлыкларны җиңеп, ышанычлы рәвештә тотрыклылыкка һәм үсешкә курс алды.

    Тулы амбарлар белән акчасыз калдылар
    Яңа директор Рифат Мәхмүтовка узган ел, элеватор амбарларын Кама аръягындагы хуҗалыклар тулы күләмдә ашлык белән тутырган вакытта, җитди имтихан тотарга туры килде. Тулаем ашлык әзерләү уңышлы узды. Аны уздыруга, ашлыкны эшкәртүгә, киптерүгә киткән чыгымнар предприятие күтәрерлек булмады.
    - Ай саен газга, электр энергиясенә, ягулык материалга, запас частьларга, көзге-кышкы чорда аны саклауны тәэмин итүгә чыгым 5 миллион сумга якын тәшкил итте, - дип сөйли ул. -Хезмәт хакы фонды да шулкадәр үк исәпләнә. Шундый чыгымнар безнең ашлык эшкәртүдән кергән табышны каплый алмады, шуңа да тулы амбарлар белән без акчасыз калдык. Бу хезмәт хакы бирү сроклары бозылуга, коллективта хәлнең кискенләшүенә китерде.
    Әмма җитәкчелек, бөтен коллектив тырышлыгы белән агымдагы ел башына хәл җайлашты. Янга калдыру, сак тоту, производство бурычларын, заказчылар алдындагы килешү йөкләмәләрен төгәл үтәү хәлне нормага салды һәм агымдагы елның беренче кварталында хезмәт хакы буенча бурыч тулысынча капланды.
    Җитештерү табыш белән тигезләшкәндә
    Төп табыш элеватор казнасына ашлыкны эшкәртүдән һәм саклаудан гына түгел, ә Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Алексеевск, Минзәлә терлекчелек комплекслары өчен катнаш азык, он җитештерүдән дә керә. Цех начальнигы Михаил Чиненковны без эш урынында очраттык. Тәҗрибәле белгеч чирек гасыр биредә эшли, җитештерү технологиясен барлык агрегатларны да камил белә. Шуңа да ватылулар тиз бетерелә, азыкның сыйфаты буенча ГОСТ таләпләре һәм параметрлар төгәл үтәлә.
    - Көн саен өч сменада эшләп без 300 тоннага якын катнаш азык җитештерәбез, аның составына бөртеклеләрдән кала көнбагыш, коры сөтне алыштыручы, акшар, балык оны, премикслар кушыла. Катлаулылыклар булуга да карамастан, быел безнең продукциянең сыйфатына бер генә дәгъва да, яки рекламация дә булмады. Билгеле, озак еллар киеренке эшләү нәтиҗәсендә цех җиһазлары искергән. Янәшәдә генә яңа катнаш азык заводы төзү тәмамлана. Аның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 700 тонна тәшкил итәчәк, элеватор үзенең киләчәк үсешен нәкъ менә аның белән бәйли. Көйләү-җибәрү эшләрен тәмамлаганнан соң әлеге заманча төзекләндерелгән предприятие тулысынча эшләтеп җибәреләчәк, биредә әйләнә-тирә мохитны саклауның барлык чаралары да каралган.
    Биредә көн саен 30 тонна он җитештереп аена 3 миллионга якын табыш алалар. Кондитер сәнәгате өчен аны Минзәлә районы, Киров, Түбән Новгород өлкәләрендәге кулланучыларга сату җайга салынган. "Тере" акча шулай ук тиздән бодай, арпа, арпа ярмасы сатудан да бюджет тулылана башлаячак, аны быел җитештерә башлаячаклар.
    Хәзерге вакытта бина әзерләнгән, җиһаз сатып алынган һәм быел шулай ук продукциянең яңа төрен җитештерү дә үзләштереләчәк. Ашлыкны эшкәртү һәм продукция җитештерү буенча барлык яңалыкарны да финанслауны "Вамин-Татарстан" агрохолдингы тормышка ашырачак, элеватор аның составына керә.
    Яңа уңышны лаеклы каршылау
    Хәзерге вакытта коллективның төп бурычы - урак өстенә киптерү, склад, үлчәү хуҗалыгын вакытында һәм ышанычлы әзерләү. Унга якын бригада биналарны, җиһазларны ремонтлау, территорияне төзекләндерү эше алып баралар. Энергияле, грамоталы белгеч, баш инженер Рушан Гобәев белән элеватор территориясен карап йөрибез. Каманың текә ярында силос башнялары дип атала торган мәрмәр колонналар әллә каян күренеп тора. Шундый 78 башняның һәрберсендә җилләтү һәм киптерү системасын кулланып 600 тонна ашлык саклана.
    - Узган ел барлыгы 130 мең тонна ашлык әзерләнде, - дип сөйли Рушан Гобәев, - хәзерге вакытта 30 мең тонна ашлык саклана. Навигация башлану белән Печищига, Санкт-Петербургка 6 мең тонна бодай төяп озаттык, калган ашлыктан катнаш азык һәм он җитештерелде. Димәк, башнялар яңа уңышны кабул итүгә әзер.
    Алты киптерү агрегатының һәрберсенә комплекслы бригада беркетелгән, аларны ремонтлау график буенча алып барыла, үлчәүләр әзерләнгән, видеокүзәтү камералары, капиталь коймалар урнаштырылган, күрсәтмә агитация яңартыла. Складларны ремонтлау, электр җиһазларына ревизия ясау буенча зур эш башкарыла.
    - Күргәнегезчә, иске склад биналарыннан бары тик стеналары гына калды, - дип сөйли төзелеш буенча директор урынбасары Илнар Дәүләтшин, без аны складларны ремонтлау вакытында очраттык.
    - Заманча материал белән түбәне ябабыз, штукатурлыйбыз, агартабыз, дезинфекция үткәрәбез һәм ашлык салу өчен тапшырачакбыз. Шундый ук ремонтны тагын ике складта үткәрәчәкбез, ашлык әзерләү вакытын лаеклы уздырырбыз дип уйлыйм.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: