Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанга дуңгызларның Африка чумасы һәм иткә бәянең кимүе яный

    Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү Россиягә һәм Татарстанга терлекчелек продукциясен сатып алуга бәянең кимүе "үз мөнәсәбәтен белдерә". Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоконференциядә әлеге һәм башка сораулар тикшерелде.

    Язгы кыр эшләре башлану уңаеннан авыл хуҗалыгы мәсьәләләре беренче планга чыкты. Татарстанның күпчелек районнары уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Бу эш авиатехника белән дә, турыдан-туры басуда да алып барыла. Чистай районында 500 гектар уҗым культурасы һәм 2 мең гектардан артыграк күпьеллык үлән тукландырылган инде. Атна уртасында кинәт җылына башлагач, эш көчәеп китәчәк.
    Бөтендөнья сәүдә оешмасында әгъза булу рес­публика аграрчыларына күңелсез мизгелләрне күбрәк китерә башлады. Россиягә һәм республикага Евросоюз илләреннән арзан бәядәге ит керү сәбәпле, Татарстан җитештерүчеләре итенә сатып алу бәяләре кинәт кимеде. Аеруча дуңгыз ите җитештерүчеләргә көчле басым ясала. Тармак инде зыянга эшли, кем әйтмешли, бәхетсезлек ялгыз йөрми. Республика дуңгызларның Африка чумасы үтеп керү куркынычы алдында тора, әлеге чирне кыргый дуңгызлар тарата. Бу авыру республика фермаларына үтеп кермәсен өчен тиешле чаралар күрелә.
    Республикада тулы куәтенә торакны капиталь ремонтлау бара. 823 йортның 587се яңартылган. 1 апрельдән капиталь ремонтлауның төбәк программасы эшли башлады, димәк, федераль үзәктән финанслау кими һәм төп көч респуб­лика һәм муниципаль бюджетларга күчә дигән сүз. Чистайда капиталь ремонт программасына кергән барлык 13 йортта да эшләр алып барыла. Сәламәтлек саклау объектлары да яңартыла - Татарстандагы 300 фельдшер-акушерлык пунктының 55е (шул исәптән берничәсе Чистай районында) ремонтланган, 75 модульле ФАПларның 35е әзерләнгән, 27 амбулатория һәм 7 участок дәваханәсе яңартыла. Сентябрьгә кадәр прог­рамманы тәмамлау планлаштырыла. Ә менә "Чиста су" программасын тормышка ашыру апрель уртасында башланачак. 121 объектта - скважиналар бораулау, суүткәргечләр сузу, су башнялары урнаштыру буенча эшләр үткәрәсе бар.
    Ведомствоара электрон үзара элемтә программасы тугыз айдан артыграк эшли. Мәсәлән, соңгы ике атнада төрле районнардан 10 меңнән артыг­рак электрон сораулар кергән. Җавап бирү сроклары бозылучы сораулар саны кими, шул ук вакытта күрсәтелә торган электрон хезмәтләр сыйфатына контроль көчәя бара.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: