Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Үрнәк алырга мөмкин

    Бу юлы бөртеклеләрне җыю буенча штабны "Яуширмә" хуҗалыгында уздырдылар.

    Беренче эш итеп утырышта катнашучылар, ә алар арасында авыл җирлекләре башлыклары һәм белгечләре дә бар иде, хуҗалыкның ындыр табагына килделәр, биредә яңа уңыш ашлыгын кабул итү буенча эш тәүлек әйләнәсе диярлек оештырылган. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев ассызыклап үткәнчә, "Кутлушкино" хуҗалыгы урак алдынгысы булып тора һәм барлык хуҗалыкларга да алардан үрнәк алырга кирәк.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин кыскача гына хуҗалыкның производство күрсәткечеләре турында сөйләде. Биредә үстерелгән уңышның яртысын җыеп алганнар, шулай ук җитәрлек күләмдә борчак, арпа, солы орлыгын саклауга салганнар, терлек азыгы турында сөйләп тә торасы юк.
    Хуҗалык җитәкчесе Альберт Мингалимов бөртеклеләрнең тулай җыемы, 8,5 мең тонна көтелә, инде 4,7 мең тонна кабул иттек дип сөйләде. Ашлыкны кабул итү иртәнге 7дән 23 сәгатькә кадәр оештырылган. Шуның өстенә ашлыкны кабул итүдә һәм эшкәртүдә хуҗалык эшчеләре генә түгел, укытучылар, бухгалтерия, учреждение хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары эшли. Шундый конвейер ашлыкны өзеклекләрсез кабул итә, ә бу тәүлегенә 300-400 тонна. 380 тонна бөртек - арыш, борчак, арпа, солы орлыкка салынган.
    Комбайннар басуга иртәнге 7-8 сәгатьләрдә чыгалар, уртача 12 сәгать эшлиләр, кыска вакытка гына иртәнге, төшке һәм кичке ашка туктыйлар. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Гәрәева кешеләрнең игеннәрне урып-җыюга чыгуын төгәл оештыра, берәү дә яңа уңышны эшкәртүдә катнашудан баш тартмаган. И. Чурин билгеләп үткәнчә, башка авыл җирлекләре башлыкларына да әлеге җитез хатын-кыздан үрнәк алырга кирәк. Ындыр табагында ашлык күп түгел, чөнки эшкәртелгән ашлык шунда ук складларга яки ашлык кабул итү предприятиесенә җибәрелә.
    Хуҗалыкта комбайнчыларга һәм башка категорияләргә хезмәт өчен түләү бәяләре билгеләнгән. Штабта катнашучылар хуҗалык складларын карадылар, ә аннан соң авыл клубында "Кутлушкино" хуҗалыгының гына түгел, ә башка авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең эшенә анализ ясалды. Комбайнчыларның эшен стимуллаштыруга акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Аларга сертификатлар тапшырылачак, аннары алар акчага әйләндереләчәк. Иван Чурин хуҗалыкларның игеннәрне урып-җыю буенча бер атналык эшенә йомгак ясады, уңай һәм тискәре мисалларны күрсәтте.
    Рәсемдә: М.Гобәев һәм А.Миңгалимов хуҗалык эшенә анализ ясыйлар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: