Авыл хуҗалыгы елы тәмамланды һәм хуҗалыкларның финанс хәлен яхшыртуның бердәнбер чыганагы булып сөт җитештерү тора. Шуңа күрә аграрчылар савымны арттырырга тырышалар, өстәвенә, сөтне сатып алу бәясе югары.
- Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәүлегенә 62-64 тонна сөт җитештерәләр, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов, - өстәвенә, җитештергән продукциянең барысын да диярлек эшкәртү өчен сөт комбинатларына җибәрәләр.
Хәзерге вакытта Чистай районы савым буенча районнар рейтингы уртасында тора. Узган елларда терлек азыгы рационы җитәр-җитмәс булу сәбәпле, савым түбән булу белән проблемалар булса, быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре нигезле терлек азыгы базасы салдылар.
Әмма кайбер хуҗалыкларда сөт җитештерүнең шактый түбәнәюе күзәтелә. Шулай, «Сөт иле Чистай» агрофирмасының «Мөслим», «Тукай», «Наратлы» бүлекчәләрендә узган елның шул ук чорына карата савымның кимүе йөзләрчә килограммга җитә. Нәтиҗәдә, биредә бер сыерга биш килограммнан бераз артыграк сөт савып алына. Сөт җитештерү белән килеп чыккан проблемалар бүлекчәләрдә хезмәт хакы түләү белән өзеклекләр башлануга китерә. «Джукетау» агрофирмасында, «Родник» хуҗалыгында да эшләр катлаулы, аларда да савымның күпкә кимүе күзәтелә.
Шул ук вакытта районның кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт җитештерүгә зур игътибар бирәләр. Шулай, «Кутлушкино» фирмасында бу эш төгәл көйләнгән, белгечләрнең эшенә, технологияне тайпылышсыз үтәүгә аерым игътибар бирелә. Хуҗалык җитештергән югары сыйфатлы продукцияне яхшы сатып алу бәясеннән - бер килограмм өчен 21,7 сумнан тапшыра. Биредә бер тәүлеккә 10 тоннага якын сөт җитештерүләрен исәпкә алсак, хуҗалыкның сөт белән 200 мең сумнан артыграк акча эшләвен исәпләп чыгарырга авыр түгел. Бу акча хәзер техниканы ремонтлауга, ашламалар сатып алуга, хезмәт хакы бирүгә һәм салымнар түләүгә китә. Биредә бер сыердан 16 килограммнан артыграк сөт савып алына. Кайбер хуҗалыклар җәй көне дә шундый күләмдә сөт ала алмыйлар! «Кулон» агрофирмасында тагын да табышлырак партнерны - «Данон» Самара фирмасын тапканнар һәм аңа сөтнең килограммын 24 сумнан тапшыралар, шуның өстенә «Кулон» терлекчеләре «Кутлушкино»дагы кебек үк күләмдә сөт савып алалар. Савымны даими арттырып торган фермер хуҗалыклары район копилкасына зур өлеш кертәләр. Гаилә фермаларын аерым билгеләп үтәсе килә, аларның саны районда арта бара.
Хәзер терлекне ашату һәм тәрбияләү мәсьәләсенә тагын да сыйфатлырак якын килергә кирәк, сөтнең күләме һәм терлек саны арту аларга бәйле.
Чистай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга саву аппаратлары бүлеп бирү буенча программа уңышлы эшләп килде. Җирле бюджет акчасы хисабына авыл халкы өчен илледән артыграк саву аппараты сатып алынды һәм бушлай бирелде.
- Программа алты һәм аннан да артыграк сыер асрала торган шәхси ярдәмче хуҗалыклар мөнәсәбәтендә эшләде, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәкыйп Шәрәпов. - Шуның белән бергә хуҗалыкларында биш сыерга кадәр асраган авыл кешеләре күпмедер дәрәҗәдә игътибарсыз калдылар. Шуңа күрә биш һәм аннан да күбрәк сыер асрала торган хуҗалыкларга саву аппаратларын бушлай бирү буенча программаны дәвам итәргә дигән карарга килделәр. Хәзер җирле бюджетта бу максатларга акча эзлиләр. Сүз уңаенда, бездә җитештерелгән бер саву аппаратының бәясе 20 мең сумнан артыграк тәшкил итә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев