Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Күңел басуга ашкына»

    Игенченең хезмәте җиңел түгел. Җир кешесенең эшен һәр көнгә тигез бүлеп, ару-талуын үлчәп булмый. Игенчеләр үз хезмәтләренә бөтен күңелләрен һәм йөрәкләрен биреп, көн саен басуда хезмәт итәләр.

    Менә инде 13 ел «Закамье-Агро» хуҗалыгы механизаторы Радик Ногманов иген үстерә, иксез-чиксез басуларны сукалый, чәчү һәм урып-җыю эшләрен башкара.
    Радик Рәшит улы иртәнге биштә уяна. Ашык-пошык үзенә иртәнге аш әзерли һәм ярты сәгатьтән соң ул инде үзенең эш урынында – остаханәдә. Урып-җыю кампаниясе вакытында механизаторның һәр көне шулай башлана.
    – Һәр минут кадерле. Техниканы әзерлибез, ягулык салабыз һәм басуга юл тотабыз. Эштән кичке тугызлар-уннар тирәсендә генә кайтабыз. Хәзер, әлбәттә, бераз иртәрәк, чөнки көн кыскарак. Җәй буе басуда, – дип билгеләп үтә ир-ат.
    Уңышны үстерү, җыеп алу һәм эшкәртү белән бәйле барлык эшләрне алар – игенчеләр башкаралар.
    – Хезмәт авыр. Яңа гына эшли башлаганнарга күнегергә, җайлашырга кирәк. Мин комбайнда 2005 елдан бирле эшлим. Үсмер чакта әтигә басуда ярдәм итә идем, балачактан ук хезмәткә өйрәнеп үстем. Күңел басуга ашкына, мин эшемне яратам. Басудан башка тормышымны күз алдына китерә алмыйм. Хәер, хәзер зарлану урынлы булмас – механизаторларга эшләү өчен барлык шартлар тудырылган: җиңел идарә ителә торган һәм кондиционеры булган яңа техника, уңайлы шартлар, – дип уртаклашты безнең белән Радик Ногманов. – Безнең хезмәттә иң мөһиме – хезмәт сөючәнлек һәм җирне ярату. Калганы тәҗрибә белән килә: техниканы да өйрәнәсең, аңа күнегәсең. Эш исә куркыныч. Төрле хәл килеп чыгарга мөмкин, Алла сакласын. Биредә куркынычсызлык техникасын үтәү һәм игътибарлы булу зарур.
    Механизатор һөнәренең куркыныч һәм авыр булуы турында Радик Рәшит улы яхшы белә: я техника ватыла, я һава торышы планнарны боза. Иң мөһиме, янәшәдә һәрвакыт иптәшләренең ышанычлы җилкәсе бар.– Безнең бригадада барлыгы тугыз кеше. Ир-егетләр дус-тату, бер-берсенә ярдәм итәләр. Техниканың басуда ватылып калган очраклары да була, без шунда ук ярдәмгә киләбез. Аннан башка безнең хезмәттә берничек тә булмый, – дип билгеләп үтә механизатор.
    Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Радик Рәшит улыннан эстафетаны өченче буын игенче кабул итеп алган. Радик Ногмановның улы аның эзләреннән киткән.
    – Яшьләр калышмыйлар, тырышып эшлиләр. Иң мөһиме, аларның эшләргә теләкләре бар, – ди ир-ат. – Көт тә тор, узып та китәрләр, алдынгылар рәтенә чыгарлар.
    Әйтергә кирәк, Радик Ногманов 2008 елдан бирле алдынгылар рәтендә. Шушы еллар эчендә ул алдынгы позицияләрне ышанычлы били.
    – Куелган планканы тотарга тырышам. Бер дә калышасы килми, – ди елмаеп механизатор. – Елдан-ел осталык арта гына, техниканы тагын да тырышыбрак әзерлисең. Хезмәт ярышы да зур роль уйный. Без үзара ярышабыз дисәм дә, ялгыш булмас, бигрәк тә урып-җыю кампаниясе вакытында.
    Җир үзенең законнары белән яши. Ул, тере организм кебек үк, авырарга, сусарга, үзенең характерын күрсәтергә мөмкин. Игенченең хезмәте шушы авыруларны ачыклау­дан, яңа уңыш үстерүдән гыйбарәт. Биредә белем һәм сабырлык кына түгел, ә осталык та кирәк, безнең героебыз нәкъ шушы  сыйфатларга ия.
    – Безнең хуҗалыкта урып-җыю кампаниясе азагына якынлашты. Бу көннәрдә 1800 гектарда уҗым культураларын чәчү төгәлләнде. Хәзер туфракны туңга сөрү эшләренә әзерләнәбез. Шуннан соң көнбагыш урып-җыярга керешәчәкбез. Ул вакытка культура тулысынча өлгерәчәк. Шулай итеп, эш күп әле, - дип билгеләп үтте Радик Рәшит улы.
    Чистай районының башка хуҗалыкларында да эш кайный. Сәгать саен җыеп алынган мәйданнар арта бара. 5 сентябрь мәгълүматларына караганда, барлык мәйданнарның 98 проценты җыеп алынган. Бөртеккә кукуруз гына әлегә җыелмаган. Башка культуралар 100 процент җыеп алынган.
    Районда уҗым культураларын чәчү төгәлләнде. Игенчеләр тарафыннан 15 мең гектарда уҗым бодае һәм бер мең гектарда арыш чәчелгән.
    Хәзер механизаторларның төп бурычы – туңга сөрү, язгы кыр эшләренә әзерлек. Киләсе ел уңышын хәзердән үк кайгыртырга кирәк.
    Бүгенге көндә иң яхшы комбайнчылар билгеләнде. «Чистай» халык предприятиесе механизаторлары арасында Илсур Вәлиуллин, Рафаэль Гыйниятов, Галиулла Гобәйдуллин, Фәнис Закиров, Ирек Зарипов, Фәргать Мингалимов, Рөстәм Сибгатуллин, Давыт Шәрәфетдинов алдынгылар рәтендә.
    «Джукетау» хуҗалыгының иң яхшы комбайнчысы – Виталий Гурь­янов.
    Артем Глактеев, Евгений Козлов, Радик Ногманов һәм Артур Шәрәфетдинов «Закамье-Агро» предприятиесенең иң яхшы механизаторлары исемлеген тәшкил итәләр.
    «Родник» предприятиесенең иң яхшы игенчеләре рәтендә Игорь Асафьев, Владимир Комиссаров һәм Геннадий Максимов.
    Комбайнчыларның эше норманы арттырып үтәгән өчен бирелгән  сертификатлар саны буенча да, алар инде дистәдән артыграк тапшырылган, механизаторларның көч куеп үстерелгән уңыш өчен җан атуларыннан да күренеп тора. Инде бүген үк, һава торышына карамас­тан, эш нәтиҗәсенең игенчеләрнең өметләрен аклавы турында тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин. Димәк, чистайлылар икмәксез калмаячаклар.

     

    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: