Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Фәргать Мингалимов: «Авылдан башка тормышны күз алдына китерә алмыйм!»

    Авылда эш – тырышлык, күп көч таләп итә торган хезмәтләрнең берсе. Шәһәр уңайлыкларыннан читтә яшәү, таң белән тору, соңга кадәр кырда эшләү һәркемнең дә кулыннан килми. Чәчү яки урып-җыю кампаниясе чорында, һәр аяз көн исәптә булганда, аеруча авырга туры килә.

    Күпләр, авыл көнкүреше авырлыгына түзмичә, яхшы тормыш эзләп шәһәргә китәләр. Шуңа да карамастан, авылда чын хезмәт кешеләре кала, алар бернинди авырлыклардан һәм физик эштән курыкмыйлар.

    «Хузангай» хуҗалыгы комбайнчысы Фәргать Мингалимов, урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча районда иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләрнең берсе. Бу сезонда ул 652 гектар мәйданнан 1630 тонна ашлык суктырган. Сүз дә юк, мондый югары күрсәткечләргә ирешү – хуҗалык басуларында көн саен таңнан алып кара төнгә кадәр хезмәт итү нәтиҗәсе.

    Фәргать Азат улының гомуми хезмәт стажы 26 елдан артык. Аның авыл хуҗалыгында тырыш хезмәте берничә тапкыр бүләкләр белән билгеләп үтелгән.

    – Мин Дүрт Өйле авылында туып-үстем. Әни – хат ташучы, ә әти механизатор булып эшләде. Бала чактан ук бездә хезмәткә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләделәр. Шәһәргә китү турындагы уйлар беркайчан да булмады, чөнки авылдан башка тормышны күз алдына да китерә алмыйм. Туган як табигате, авыл һавасы гына да ни тора! – дип сөйли Фәргать Азат улы.

    Шулай итеп, Фәргать үз тормышын авылда эш белән бәйләргә булган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Чис­тай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Диплом алгач, терлекчелек тармагында эшли башлый: башта туган авылы Дүрт Өйледә, соңрак – Мөслим авылында. Җитәкче вазифаларын да башкара.

    1995 елда күрше авыл кызы Рәзинә белән гаилә коралар. Бер-бер артлы балалары туа.

    Авыл хуҗалыгы тармагында проб­лемалар килеп чыккан вакытлар да була, хуҗалыклар хезмәт хакын бирүне тоткарлыйлар, хезмәткәрләрне кыскарталар. Әмма ул чакта да гаиләнең шәһәргә китү теләге булмаган.

    – Безнең дүрт балабыз бар һәм мин, гаилә башлыгы буларак, аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә тиеш. Моннан 6 ел элек «Кутлушкино» хуҗалыгына эшкә урнаштым. Җәйге чорда терлек азыгы җыю комбайннарында эшләдем. Ә ике ел элек миңа уңыш урып-җыю белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр, – ди Фәргать Мингалимов.

    Бөртеклеләрне урып-җыюда ике сезон эшләү дәверендә Фәргать Мингалимов югары нәтиҗәләргә ирешә ала.

    – Мондый казанышларга ирешүнең сере нидә? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

    – Мәктәп елларында ук без, малайлар, комбайнчылар ярдәмчеләре булып эшләдек. Күрәсең, ул вакытта алган күнекмәләр һәм осталык ярдәм иткәндер, – ди Фәргать Мингалимов.

    – Сезнең башка авылга, берничә километр ерак­лыкка, барып эшли башлавыгызга гаиләгез ничек карады?

    –       Ничек карасыннар инде, әл­бәт­тә, риза булдылар, – дип елмаеп җавап бирә Фәргать Азат улы. – Тормышны алып бару өчен акча эшләргә кирәк!

    Фәргать Мингалимов хезмәтендә генә уңышка ирешеп калмыйча, күркәм гаилә дә корган. Олы кызлары – Алинә кияүдә, Казанда эшли һәм яши. Икенче кызлары – Фирүзә фармацевтка соңгы курста укый. Өченчесе – Зәринә беренче сыйныфка укырга кергән. Ә уллары Саматка алты яшь тула. Әти-әниләре сүзләренә караганда, әле кечкенә булуына карамастан, ул инде әтисенең эше белән кызыксына, еш кына аның белән басуга бара, кайчагында комбайн штурвалы артына утырып карый, мал-туарны ярата. Кем белә, бәлки, лаеклы алмаш үсәдер?! Хәер, моны ул гына хәл итә ала.

    Гаилә башлыгы басуда эшләгәндә йорт хуҗалыгындагы бөтен эш  хатын-кыз җилкәсенә төшә.

    –       Хуҗалыктагы эшләрне башка­рырга ничек өлгерәсез? – дип кызыксынам Фәргатьнең хәләл җефете Рәзинә Мингалимовадан.

    – Әлбәттә, авырга туры килә, әмма башкача ярамый. Миңа балаларыбыз бик булыша. Хуҗалыктагы эшне бергә башкарабыз. Шулай ук әти-әни дә ярдәм итә, алар бездән ерак тормыйлар. Фәргатьне иртүк эшкә озатабыз, ә кичләрен көтеп алабыз. Аннан башка кичке ашны ашарга утырмыйбыз. Безнең гаиләдә өстәл артына бергә утыру гадәте бар.

    – Урып-җыю чоры – кызу вакыт, комбайнчылар басуга таң белән чыгып китәләр, караңгы төшкәч кенә кайталар. Моңа ничек түзәсез?

    – Үз эшеңне яратсаң, аннан ләззәт аласың, теләсә нинди кыенлыкларны да җиңеп була. Эшкә иртәрәк тә барам әле, техниканы әзерлим, чөнки миңа эшем ошый.

    – Районның иң яхшы хезмәтчәннәре арасында булырга омтылучы яшь комбайнчыларга сезнең теләкләрегез.

    – Барысы да кешенең үзеннән тора. Әгәр аның теләге, омтылышы булмаса, бернинди киңәшләр һәм үгет-нәсыйхәт тә ярдәм итмәячәк! Үз алдыңа максатлар куярга һәм намус белән эшләп, аларга таба ышанычлы адымнар белән барырга кирәк!

    Авыл хуҗалыгы тармагының мөһимлеген аңлаган, аның авыр хезмәт булуына карамастан, җиргә мәхәббәт саклап калган хезмәт сөючән авыл кешеләрен күрү бик куа­нычлы.

    Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен котлыйсы, аларга нык сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телисе килә. Авыр хезмәтегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: