Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Экологик чиста продукциягә – булырга!

    Соңгы берничә елда органик игенчелек турында сөйләшүләр алып барыла.

    Әлеге фикер алышуларның ноктасы булып 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк законны кабул итү тора. Закон органик продукцияне җитештерү, саклау, күчереп йөртү, маркировкалау һәм сату белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга сала.

    Химия кулланмыйча җитеште­релгән продукция органик булып санала һәм экологик яктан чиста, сертификацияләнгән булып тора. 2019 ел ахырына товарларда органик продукция билгесе барлыкка киләчәк.

    Ни өчен бу сорау моннан 20-30 ел элек түгел, ә нәкъ менә хәзер барлыкка килде? Минераль ашламалар, химик саклау чаралары кулланып, мул уңыш артыннан куып, чәчү әйләнеше булмау интеграцияләнгән эшкәртү югалуга, туфракның уңдырышсызлыгына һәм тыгызла­нуына, анда файдалы микроорганизмнар булмауга китерде.

    Авылда яшәүчеләр һәм җир белән бераз гына булса да бәйле кешеләр басуда эшләүче агрегатлар артында йомшартылган туфрактан бөҗәкләрне чүпләүче кара каргалар һәм башка кошларны соңгы тапкыр кайчан күрүләрен хәтерлиләрме икән? Без химия белән мавыктык, ә моның нәтиҗәсе һәркемгә билгеле... Әгәр туфракта яңгыр суалчаннары һәм башка файдалы бөҗәкләр юк икән, ул үле. Безнең кырларда бик күп авырулар: тамыр черү, яфрак авырулары барлыкка килде, ачы туфрак күләме һәм корткыч бөҗәкләр саны артты.

    Дөрес чәчү әйләнешен үзләштерү – органик игенчелеккә беренче адым. Мисал өчен, «Закамье Агро» хуҗалыгының баш агрономы Алмаз Гатауллинның һәм хуҗалык белгечләренең эше турында сөйлисе килә. Бу хуҗалыкта уҗым культуралары чиста, сидераль һәм пар басуларда игелә. Сидератлар буларак горчица һәм кандала үләне, пар җирләрдә борчак чәчелә. Агрономнар борчактан соң туфракта тәэсир итүчән матдәдә 30 килограммга якын азот туплануын яхшы белә.

    Сидераль парларда туфракка күмәр алдыннан сидератларның яшел масса уңышы һәр гектардан 250-320 центнер тәшкил итә. Галимнәрнең мәгълүматларына караганда, бу гектарына 120-140 килограмм тәэсир итүчән матдә күләмендә минераль ашламалар кертүгә тиң, алар хәзерге вакытта җитәрлек күләмдә һәркем дә сатып алырлык түгел, кыйммәт, бигрәк тә фосфор-калийлы ашламалар. Сидераль парны яшел ашлама дип юкка гына атамыйлар.

    Яшел ашламаларның төп өстенлеге – экологик куркынычсызлык, гому­мән, ашламалар һәм аерым алганда, органик ашламалар куллануга бәйле энергия чыгымнарын киметү. Тигез итеп эшкәртү туфракның тыгызлыгын сизелерлек киметә, аның структурасы, су үткәрүчәнлеге яхшыра, кышкы-язгы явым-төшемнәр тулысынча үзләштерелә. Шулай ук микроорганизмнарның актив эшчәнлеге шартлары яхшыра. Һәм иң мөһиме – сидератларның тәэсире икенче һәм өченче елларга озайтыла. Күпьеллык кузаклы үләннәр үстергәндә дә туфракка шундый ук тәэсир килеп чыга.

    Органик продукция алуның төп принцибы – биологик чыгышлы корткыч бөҗәкләргә һәм үсемлекләрнең авыруларына каршы көрәш өчен куллану, энтомофагларны саклау һәм активлаштыру.

    Хәзерге вакытта галимнәр тарафыннан игенчеләргә ярдәмгә экологик чиста продукция җитештерү һәм сәламәт туклану өчен бик күп биологик чаралар булдырылган. Авыруларга каршы биофунгицидлар бар, алар үсемлекләрдә тупланмый, тирә-юньдәгеләргә начар йогынты ясамый, әмма җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең ончыл чык, милдью, фитофтороз һәм башка авырулардан зарарлануын киметә.

    Яфрак кимерүче корткычларга, үлән бете һәм каты кортка каршы биологик инсектицидлар бар. Алар барысы да йорт хайваннары, кош-корт, бал кортлары һәм, әлбәттә, кешеләр өчен зыянсыз. Корткычларга каршы көрәшергә шулай ук файдалы бөҗәк – соры чебен булыша, ул 100 процент диярлек үлән бетен юкка чыгара.

    Органик продукция базары 1970 елдан формалаша башлый. Органик продукция 58 миллион гектардан артык мәйданда 178 илдә үстерелә. Ни кызганыч, Россиядә органик продукция җитештерү үсешнең башлангыч этабында тора, дөнья базарында аның өлеше якынча 10-15 процент тәшкил итә.

     

    Илгизәр Галиев, ТР буенча Россельхозцентрның Чистай филиалы начальнигы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: