Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Чистай районында сөт җитештерү проблемасына борчылалар

    «Вамин-Чистай» агрофирмасының совхоз-техникум бүлеге базасында (ул хәзер «Просто молоко» ИК дип үзгәртелде) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, агросәнәгать комплексы вәкилләре белән терлекчелек тармагы проблемалары һәм терлекчелек биналарын терлекләрне кышлатуга әзерләү буенча киңәшмә булды.

    Хәзер хуҗалык кассасын тулыландыруның бердәнбер чарасы - бу сөт тапшыру. Башка юл юк, чөнки әлеге түләүләрдән хуҗалыкның финанс тот­рыклылыгы формалаша. Агрофирма җитәкчелеге Фәнис Якупов (ул Шәфкать Гарифуллинны алмаштырды) сөт тапшыру буенча авыл хуҗалыгы берләшмәсе тотрыклы эшли дип белдерде.
    Көн саен дүрт бүлекчә 18 мең тоннага якын сөт тапшыра. Аз да кебек түгел, әмма бары бер «Кутлушкино» хуҗалыгы гына да 9 мең тонна сөт тапшыра. Димәк, аерым нәтиҗәләр әлегә юк.
    Сатулар буенча да сорау зур. Кайбер авыл хуҗалы­гы предприятиеләрен фай­далы сатып алучы­лар таба алдылар, чөнки сөтләренең сыйфаты яхшы. Мәсәлән, Яуширмәгә билгеле бер сәгатьләрдә Самарадан 32 тонналы сөт ташучы машина килә, шунда ук сыйфаты билгеләнә. Хуҗалык тере акча ала, башкаларга моны эшләргә нәрсә комачаулый соң?
    Сүз уңаенда, «Ак Барс» агрохолдингына керүче хуҗалыклар өчен генә түгел, башка хуҗалыклар өчен дә яхшы сатып алу бәяләрен Чистай сөт комбинаты да тәкъдим итә башлады. Аның яңа җитәкчесе Илһам Низаметдинов ышанганча, сөт җитештерүчеләр һәм хуҗалыклар арасында тапшырылган продукция өчен түләү мәсьәләсендә үзара элемтә урнаштырырга кирәк.
    Киңәшмәдә катнашучылар «Просто молоко» ИК хуҗалыкларының сөт комплексына бардылар, терлекчелек биналарын карадылар, бозауларны, сыерларны, симертүгә куелган үгезләрне кышлатуга әзерләнүне карадылар, шулай ук көнкүреш бүлмәләрендә булдылар.
    Әмма көнкүреш иң мөһиме түгел. Сөткә бәя югары чорда тармак хезмәтчәннәренә түләүне арттыру мәсьәләсе кискен тора, ул хәзер уртача район күрсәткеченнән түбән. Республика хөкүмәте дәрәҗәсендә карар кабул ителде - сыер савучыларга сөтнең артык литры өчен өстәмә түләнәчәк. Башка проблемалар да бар - ветеринарларның, терлекчеләрнең, көтү­челәрнең, терлекчелек белән бәйле башка категория эшчеләрнең хезмәт хакын күтәрү.
    Муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин исәпләгәнчә, терлекләрнең продуктлылыгын арттыру белән беррәттән, фермаларда аларның санын да арттырырга кирәк, ә без әле терлекләр санын югалтабыз. Әгәр әлеге мәсьәлә хәл ителмәсә, бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында авыллар юкка чыгачак. Бу мәсьәлә икътисадый гына түгел, социаль дә.
    Очрашуда катнаш­кан­ му­ниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов билгеләп үткәнчә, хуҗалыкларның сөт җыю буенча ритмлы эше җирле бюджетка салымны арттырырга ярдәм итәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    Ночной режим