Чәчү төгәлләнде, әмма кул кушырып утырырга вакыт юк
Районда 99 меңгә якын гектарда чәчү эшләре башкарылган, шуларның 65,4 мең гектары бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларга туры килә.
Район хуҗалыклары чәчү эшләрен төгәлләделәр. Алда игенчеләрне мөһим бурычлар – азык әзерләү һәм киләчәк уңышны формалаштыру көтә. Чәчү кампаниясе йомгаклары, хуҗалыкларның терлек азыгы әзерләүгә әзерлеге, үсемлекләрне тукландыру, тырмалау һәм кырларны эшкәртү эшләре турында без Чистай районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский белән сөйләштек.
– Быел һава шартлары чәчү кампаниясен тулы көчкә җәелдерергә мөмкинлек бирмәде. Фаразлаулар буенча, безнең районда чәчү эшләре, күп дигәндә, ике атна эчендә узарга тиеш иде, әмма яңгырлар аркасында сроклар сузылды. Бүгенге көндә планлаштырылган барлык мәйданнар да чәчелгән. Структураны үзгәртергә туры килмәде. Иң соңгылары булып чәчү сроклары күбрәк булган культуралар – карабодай, рапс һәм башкалар чәчелде.
Моннан тыш, һава шартлары аркасында техника эшендә авырлыклар килеп чыкты. Заманча комплекслар киң колачлы, ә басулар урыны-урыны белән дымлы иде. Эш вакытында мондый проблемалар күп булды, әмма механизаторларның тәҗрибәсе, белгечләр командасының бердәмлеге ярдәмендә барысын да башкарып чыга алдык, – дип билгеләп үтте Александр Александрович.
– Кайсы хуҗалыклар чәчү кампаниясен аеруча уңышлы үткәрделәр?
– «Закамье Агро», «Родник» хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкардылар. Алар тырмалау эшләрен тиз арада төгәлләделәр, чәчүгә ныклап керештеләр. Эре инвесторлар арасында «Чистай» агрофирмасы алдынгылар рәтендә. Алар чәчүгә беренчеләрдән булып чыктылар. Биредә тулысынча классик технология буенча эшлиләр: тырмалап, ашлама кертәләр, соңыннан барысын да культивацияләп чәчәләр. Кыска вакыт эчендә оешкан төстә бик күп эш башкардылар. «Чистай Агро» хуҗалыгында нуль технологиясе буенча эшлиләр. Объектив хәлләр аркасында (нуль технологиясе буенча туфрак соңрак өлгерә), алар ел саен соңрак чәчә башлыйлар. Әмма шуңа да карамастан, быел алар кыска вакыт эчендә аны төгәлләделәр. «Хузангай» хуҗалыгында техника белән тәэмин ителеш буенча бераз проблемалар булуга карамастан, 3 мең гектардагы мәйданнарны вакытында чәчтеләр.
– Узган сезонда июнь башында ук урнашкан коры һава торышы игенчеләрдә борчу тудырды. Быелгы сезонда һава шартларын уңай дип бәяләргә мөмкинме?
– Быел бездә дым запасы бик яхшы һәм үсемлекләр яхшы үсә. Бүгенге көндә төп бурыч – уңышны формалаштыру, тукландыру, чүп үләннәргә, авыруларга каршы эшкәртү. Барлык хуҗалыклар да диярлек бу эшкә кереште.
– Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда рекордлы ашлык уңышын фаразлады. Безнең районда фаразлар ниндирәк?
– Бу хакта сөйләшү авыррак. Моңа күп кенә факторлар йогынты ясый. Мәсәлән, узган ел «Чистай» агрофирмасында, технологияләр үтәлүне исәпкә алып, гектардан 60 центнердан да ким булмаган уңыш фаразланган иде. Әмма һава шартлары үз төзәтмәләрен кертте, нәтиҗәдә, алар гектардан 30 центнер уңыш алдылар. Хәер, узган ел өчен бу югары күрсәткеч иде.
Хәзерге вакытта ахыргы нәтиҗә уңышны формалаштыру буенча алып барыла торган эшләргә бәйле. Аны дөрес итеп төзесәң, мул уңыш алырга була. Нинди дә булса эшкәртүне вакытында башкармау югалтуларга китерергә мөмкин. Чөнки һәр эшкәртү нәрсәгә дә булса җавап бирә. Мәсәлән, беренче эшкәртү башаклар саны өчен җавап бирә. Киләсе фазада башакта бөртекләр күләме формалаша. Эшләрне вакытында башкармасак, бөртекләрнең күләме азрак булачак. Бер генә очракта да чәчү төгәлләнде һәм шуның белән эш бетте дип уйларга ярамый. Тәҗрибәле игенче хәзерге вакытта киләчәк уңышны формалаштыру өчен иң кулай вакыт булуын һәм технологияләрне бозарга ярамавын аңлый.
Хәзер мул уңыш алу өчен барысы да эшләнә. Технологияләр үтәлә, хуҗалыкларда кирәкле техника бар. Орлыклар сыйфатлы, суперэлиталы, элиталы, яхшы репродуктив орлыклар бар. Минераль ашламалар да җитәрлек күләмдә, һәр гектарга 60 килограммнан артык тәэсир итүче матдә туры килә.
Хәзер иң борчыганы – көз. Чәчү сроклары ике атнага күчте, шуңа күрә урып-җыю да соңара. Көз көне уңышны югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек бирүче яхшы һава шартлары булса, уңыш мул булырга тиеш.
– ТР буенча Россельхозцентр белгечләре республиканың берничә районында көзге культураларда авырулар таптылар. Безнең районда мондый куркыныч юкмы?
– Безнең районда мондый проблема юк. Күптән түгел Россельхозцентр вәкилләре белән басулар буйлап йөрдек, көзге һәм сабан культураларының торышын карадык. Бездә бернинди дә куркыныч нәрсә юк, үсемлекләр яхшы үсә. Бу күп факторларга: чәчү вакытында орлыкларны агулауга, басуларны вакытында эшкәртүгә һәм башкаларга бәйле.
– Быел хуҗалыкларның берсендә бәрәңге утырту мәйданын арттырдылар һәм мелиорация системасын гамәлгә кертә башладылар. Хәзер моның белән эш ничек тора?
– Башта «Чистай» агрофирмасында бәрәңгене 200 гектар мәйданда утыртырга планлаштырганнар иде, ә 235 гектарда утырттылар. Мелиорация буенча зур эш алып барыла, ул апрель аенда ук башланган иде. Торбалар салынган, хәзер мелиоратив системаларны җыю бара.
– Терлек азыгы әзерләү буенча эшләр ничек тора?
– Күптән түгел «Россельхозцентр»ның ТР буенча филиалы җитәкчесе Виталий Новичков катнашында район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеген бәяләү буенча комиссия тикшерүе узды. Тикшерү күрсәткәнчә, чапкычлар, комбайннар, тагылма агрегатлар, йөк машиналары һәм тракторлар, шулай ук силос чокырлары хуҗалыкларның әзерлек сызыгында тора, барлык техникага техник хезмәт күрсәтү үткәрелгән.
– Санкцияләргә бәйле рәвештә, хуҗалыкларда запас частьләр белән проблемалар тумадымы?
– Аерым проблемалар юк. Дилер үзәкләре барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәләр, бары бәя генә артты. Өстәвенә, запас частьләргә генә түгел, ә ягулык-майлау материалларына да.
– Азык әзерләү, урып-җыю эшләре чорында ягулык-майлау материаллары сатып алу буенча дәүләттән нинди дә булса ярдәм чаралары бармы?
– Даими рәвештә мондый ярдәм чаралары бүлеп бирелә. Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы, сөрү мәйданына карап, гектарына 30 килограмм күләмендә ташламалы бәядән ягулык-майлау материаллары сату буенча разнарядкалар бүлеп бирә. Базар бәясеннән аерма шактый. Мондый программаларда районның барлык эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре, шулай ук фермерлар катнаша.
– Терлек азыгы культураларының сыйфаты нинди?
– Аларның сыйфаты шулай ук туфракның дымлылыгына, һава шартларына бәйле. Бүгенге көндә барысы да яхшы. Люцерна күз алдында күтәрелә. Иң мөһиме, чәчәк ату алды чорында тәкъдим ителгән чабу вакыты белән соңга калмаска, чөнки киресе булган очракта, аның туклыклылыгы югала. Якын арада игенчеләр терлек азыгы әзерләүгә керешерләр дип уйлыйм. Башка районнарда көзге арыш чабуга керештеләр инде. Безнең планнарда ул юк. Безнең районда терлек азыгы, нигездә, люцернадан, берьеллык үләннәрдән, козлятниктан тупланачак.
– Гомумән алганда, сезонга фаразлар яхшымы?
– Әлегә барысы да әйбәт бара. Кырларның торышы начар түгел. Барлык культуралар әйбәт үсә. Форсаттан файдаланып, авыл хезмәтчәннәрен Сабантуй бәйрәме белән котлыйсым, аларга көндәлек фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә уңышлар һәм мул уңыш телисем килә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев