Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чәчү гадәттәгедән иртәрәк башланырга мөмкин

    Белгечләр быел чәчү кампаниясе гадәттәгедән иртәрәк башланыр дип фаразлыйлар. Районның барлык хуҗалыклары да моңа әзерме?

    Март ахырына якынлаша, димәк, тиздән район хуҗалыкларында чәчү кампаниясе башланачак. Әлеге мөһим чорга әзерлек буенча нинди эш башкарылды, Чис­тай районы игенчеләренең тагын нинди әзерлек эшләре башкарасы бар? – бу хакта безгә Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде.

    Кар аз яуды, әмма бу проблема тудырмады

    – Александр Александрович, быел кыш җылы булды. Бу язгы кыр эшләренең иртәрәк башлануына йогынты ясыймы?

    – Һәр ел үзенчә килә, быелгысы да искәрмә түгел. Кыш булмады дисәк тә була, кар катламы калын түгел иде. Болар барысы да язгы кыр эшләренең иртәрәк башлануына китерде. Өстәвенә, хәзер төнлә туң булу техникага авырлыкларсыз басуларга чыгарга мөмкинлек бирә. Барлык хуҗалыклар да диярлек күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыруга кереште. Көннән-көн бу эш темп­лары арта барачак.

    – Дым җитмәү ихтималы бармы?

    – Көз яңгырлы булды, шуңа күрә дым запасы, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк. Уҗымнар ныгырга өлгерделәр, җитәрлек вегетатив масса, кирәкле күләмдә шикәр җыйдылар. Шуңа күрә карның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы проблема тудырмаска тиеш. Хәзер хуҗалыкларның төп бурычы – уҗым культураларына ярдәм итү. Температураның сикерүе уҗымнарның торышына тискәре йогынты ясый. Көндез, җылы булганда, алар актив үсешкә әзерләнә башлыйлар, ә төнге суыклар бу процессны акрынайта. Температура аермасы хисабына уҗымнарның тупланган шикәр чыгымнары арта, алар үз көчләрен югалталар. Шуңа күрә аларны азотлы ашламалар белән мөмкин кадәр иртәрәк тукландырырга кирәк.

    Ашлама һәм ягулыкны алдан сатып алырга кирәк

    – Хуҗалыклар җитәрлек күләмдә ашлама әзерләргә өлгерделәрме?

    – Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үсеш чорында хуҗалыкларга 1 гектарга ким дигәндә 70 килограмм тәэсир итүче матдә күләмендә ашлама кертү бурычы куелды. Татарстанда игенчеләргә дәүләт ярдәме программасы эшли. Чәчүлекнең һәр гектарына 515 сум күләмендә максатчан акча бүлеп бирелә. Минераль ашламалар сатып алуга субсидия алу өчен хуҗалык җитәкчеләренә һәр гектарга кимендә 35 килограмм тәэсир итүче матдә туп­лануын документлар белән расларга кирәк. Министрлык технологияләрне үтәүчеләргә күбрәк ярдәм күрсәтергә җыена. Әйтик, хуҗалыкта бер килограмм ашлама да юк икән, субсидия алып, шушы акчага гына ашлама сатып алсалар, әлеге кече күләмнән нәтиҗә булмаячак диярлек. Игенчеләр технологик процессны үтәп, яхшы нәтиҗәләргә омтылырга тиеш. Минераль ашламалар туп­лау буенча лидерлар арасында «Родник», «Закамье Агро», «Волга Селект», «Чистай» агрофирмасы һәм башкалар бар.

    – Ягулык-майлау материаллары белән хәл ничек тора?

    – Авыл хуҗалыгы министр­лыгыннан ташламалы, базар бәясеннән түбәнрәк ягулыкка разнарядка килде. Безнең районга аның лимиты – бер гектарга 20 килограмм исәбеннән 2 мең тонна тәшкил итә. Хәзер аңа бәя куюларын көтәбез, шуннан соң хуҗалык җитәкчеләре ягулык ташыта башлаячак. Районда ягулык белән тәэмин ителгән хуҗалыклар бар, аларның кайберләре, бәяләр үсешен фаразлап, көздән үк ягулык-майлау материалларын мөмкин кадәр күбрәк сатып алганнар.

    Ни чәчсәң, шуны урырсың

    – Барлык хуҗалыклар да җитәрлек күләмдә орлык әзерләдеме?

    – Гомумән алганда, бездә орлык буенча хәл начар түгел. Барлык күләмнән элиталы һәм оригиналь орлыклар – 33 процент, репродукциялеләр 54 процент тәшкил итә, массалы репродукцияләр өлешенә 13 процент туры килә. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар буенча ихтыяҗ якынча 11 мең тонна тәшкил итә, ә тәэмин ителеш 10 процентка югарырак.

    Техник культуралар буенча барлык хуҗалыклар да аны кую­чылар белән килешүләр төзеде.

    Без хуҗалыклар җитәкчелә­ренә орлык сатып алу графигын, ел саен яңартылырга тиешле орлык материалының яңартылган исәбен җиткерәбез. Әгәр моны эшләмәсәк, ике-өч елдан соң орлыклар сыйфатсызга әйләнәчәк.

    Техниканы әзерләү – мөһим эш

    – Техниканы чәчүгә әзерләү эше ничек тора?

    – Быел күп хуҗалыклар техник базаны яңарталар. Мәсәлән, «Чистай Агро», «Чистай» агрофирмасы кебек эре инвесторлар язгы кыр эшләренә яңа чәчү комплексларын, тракторларны әзерлиләр. Кайбер хуҗалыкларда ремонт эшләре тәмамланып килә. Бүгенге көндә тракторларның әзерлеге – 90 процент, чәчкечләрнең – 95 процент тәшкил итә. Шулай ук чәчү комплексларының 88 проценттан артыгы, культиватор һәм катнаш агрегатларның 95 проценттан артыгы әзер. Район игенчеләре 1 апрельгә техниканы чәчүгә тулысынча әзерләргә тиешләр. Апрельнең беренче ун көнендә без комиссия белән хуҗалыкларга чыгачакбыз һәм урыннарда техниканың әзерлеген тикшерәчәкбез.

    – Чәчүгә әзерлек кысаларында тагын нинди эшләр башкарасы бар?

    – Җылы температура тот­рык­лы торса, хуҗалыкларда орлыкларны агулауга, җылытуга керешәчәкләр. Кыштан соң орлыклар салкын кала, әгәр бу хәлдә аларны чәчсәң, алар соңрак шытып чыгачак. Шуңа күрә аларны киптергечләрдә җылытырга киңәш ителә.

    Чәчү кампаниясе иртәрәк башланырга мөмкин

    – Чәчү кампаниясе быел иртәрәк башланамы?

    – Чәчүнең башлануы төнге суыкларның кайчанга кадәр дәвам итүенә бәйле. Чөнки аны башлау өчен туфрак билгеле бер температурага кадәр җылынырга тиеш.

    – Чәчүгә әзерлекне ничек бәялисез?

    – Әзерлек эшләре, узган ел белән чагыштырганда, активрак бара. Көздән яхшы эш башкарыла: 12 мең 800 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелә, шактый зур күләмдә туңга сөрелә. Һава шартлары әйбәт булганда, без чәчү эшләрен яхшы срокларда башкарып, мул уңыш җыеп алырбыз дип өметләнәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: