Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ә без әлегә сөт күрмәдек

    Күптән түгел ТР Президенты Р. Миңнеханов сөт савуны киметкән өчен кайбер районнарны тәнкыйтьләде. Чистай районы да тәнкыйтькә эләкте. Хуҗалыкларда сөт савуның кимүенең сәбәбе нидә соң? Әлеге актуаль проблеманы муниципаль район башкарма комитетында хуҗалыклар белгечләре белән бергә тикшерделәр. Турыдан-туры әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче кешеләр үз фикерләрен белдерделәр.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И. Чурин фикеренчә, сөт җитештерүдә кимү бездә сентябрь аенда ук башланды һәм биредә һава торышы да, терлек азыгы җитмәү һәм башка объектив сәбәпләр дә гаепле түгел. Проблема түбәнрәк яшеренгән, барыннан да элек, производство технологиясен үтәмәү.
    Бозаулыйсы сыерлар нормаль ашатылырга һәм бәйләмичә асралырга тиеш. Әгәр терлекләрне дөрес карасаң, сыер да сөтне күбрәк бирә. Юк икән, С. Михалковның таныш әкиятендәгедәй: "Ә сыер сөтне күп бирәме? Безнең әлегә сөт күргәнебез юк!"
    Хәзер район хуҗалыкларында 1100 сыер ташлатылган, ягъни 1,5 - 2 айдан соң бозаулары туачак. Декабрьдән март аена кадәр хуҗалык белгечләренә 1300 сыерны каплатырга һәм 8,5 мең бозау алырга кирәк. Бу хуҗалыкларга нәрсә бирә соң? Терлек саны артудан кала, бозаулаган сыерларның продуктлылыгы да арта. Әгәр фермада грамоталы белгечләр эшләсә, сөт җитештерүнең артуы авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен сизелерлек булачак. Ә бу инде сөт сатудан табыш керә дигән сүз. Әмма еш кына шулай да була, кайбер хуҗалыкларда терлекләрне йөртергә чыгарырга оныталар, орлыкландыручылар начар эшли, үгезләрне дә еш кына нәселлеләрне түгел, ә каян эләкте шуннан алалар. Боларның барысы да сөт савуның кимүенә китерә. Ә бит ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөт савып алу артканда 1 литр сөт өчен 1 сум субсидия бирә. Акча зур да түгел кебек, әмма тулаем хуҗалык буенча исәпләгәндә ярыйсы гына сумма җыела һәм хуҗалыклар күбрәк сөт савып алу белән кызыксыналар. Сыер савучылар да, бозау караучылар да, терлекчеләр дә эшләргә әзер, әмма кайбер хуҗалыклар җитәкчелеге ягыннан инициатива булмау һәм аларның ашыкмаулары аркасында терлекчеләр белән очрашулар үткәрелми. Кешеләр үз хезмәт нәтиҗәләре белән кызыксындырылмаган, ә еш кына бәяләрне дә белмиләр. Бу сәясәтне тамырдан үзгәртергә кирәк.
    Кайбер фермаларның торышы да тәнкыйтькә эләкте. 21 гасырда яшибез, кайбер фермаларда сыер савучылар чүәкләрдә йөриләр, мәсәлән, "Сарсаз", "Кутлушкино", "Кулон" хуҗалыкларында. Ә кайберләрендә моннан 30-40 ел элек булган кебек махсус кием булып резина итекләр тора. Ә бит хезмәт шартларын яхшырту, махсус кием, инвентарь белән тәэмин итү җитештерү күрсәткечләрендә зур роль уйный.
    - Минем кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә исем китә, - диде муниципаль район башлыгының аграр мәсьәләләр буенча киңәшчесе М. Миңнебаев. - "Луч"та бер сыердан 2 килограмм, "Мөслим"дә - 3, "Акбулат"та - 3,5 килограмм сөт савып алалар. Шундый савым белән нәрсә көтәргә соң? Шуңа да сыер савучыларның фермадан качуларына аптырамаска кирәк. Без сөтне бер кәҗә бирә торган күләмдә савучы фермаларга бара башладык. Иртәнге 4 сәгать 30 минутта бер фермага килдек. Сыер савучылар эш урынында, ферма мөдире дә, белгечләр дә юк. Сыер савучылар хәтта хезмәтләренең ничек исәпләнелүен дә белмиләр. Нәтиҗә - кешеләр белән эш алып барылмый, эш нәтиҗәсе белән матди яктан да, әхлакый яктан да кызыксыну юк. Сөт җитештерүгә анализ ясау өчен һәр ун көн саен контроль савып алулар үткәрергә кирәк һәм без барысын да ачыктан-ачык күрәчәкбез: сыер савучылар урлыймы, әллә җитәкчелек һәм белгечләр эшләп бетермиләрме? Сөт көтүен арттыру буенча эшнең йомшак алып барылуы борчылу тудыра, асылда, ул үз агымына куелган. Сыерларны орлыкландыру йомшак алып барыла, нәсел эшен яхшыртасы бар. Без нәрсә күрәбез соң? Бары тик рус мәкалендәгечә генә килеп чыга: "начар орлыктан яхшы нәсел көтмә". Сыерларның бозаулавы хуҗалыклар өчен тере акча ул. Банкирлар әйткәнчә, акча күп тә, аз да булырга мөмкин. Сөт җитештерүдә бу - аз акча, ә бозаулар үрчетү - үзенчәлекле капитал кертү, шуның өстенә терлекләрнең продуктлылыгы артуга китерә. Бер сыердан 2-3 литр сөт саву бернинди киртәгә дә сыймый, бары тик зыян гына китерә. Терлек азыгы сыйфаты буенча да дәгъвалар бар. Азыкны җитәрлек әзерләдек кебек, әмма витаминлы-аксымлы өстәмәләр кушмыйбыз, аны кушсаң, терлекләрнең продуктлылыгы артыр иде һәм бу юнәлештә актив эшләргә кирәк. Шулай булганда гына без билгеле бер уңышка ирешә алачакбыз. Татарстанның кайбер районнарында бер сыердан тәүлегенә 16 килограммга кадәр сөт савып алалар. Бездә дә әлеге санга якын булган хуҗалыклар бар. Әмма районның гомуми күрсәткече 8 килограмм гына. Әгәр производство технологиясен күтәрсәң, әлеге санны арттырырга мөмкин. Бу бурыч үтәлерлек.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: