Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Авылга яшь белгечләр кирәк

    Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы башка тармаклардан аермалы буларак, белгечләр белән начар тәэмин ителгән, шуңа күрә иң мөһим нәрсәләрнең берсе булып кадрлар әзерләү мәcьәләсе тора.

    Татарстанның агросәнәгать комплексына 750 белгеч җитеш­ми. Югыйсә проблема булырга да тиеш кебек түгел: югары уку йортын тәмамлаучылар хәзергесе вакытта артыгы белән күп. Әмма чынбарлык статистикадан ерак, ул уйланырга мәҗбүр итә: яшьләр авылга кайтмый.

    – Бүген җирдә эш күнекмәләрен шунда гына алган, һөнәре буенча фәнни белемнәре булмаган, ярым профессиональ кадр­лар эшли, – дип билгеләп үтә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. – Бу аеруча шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кагыла. Чынлыкта исә авыл хуҗалыгы оешмаларына вуз һәм техникум тәмамлаган белгечләрнең өчтән бер өлеше генә килә. Авылда федераль бюджет хисабына укыган белгечләр аз кала. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләренең белгечләргә мохтаҗлыгы зур, югары һәм урта звенодагы кебек үк, эшче һөнәрләренә ия булган кешеләргә мохтаҗлык бар.

    Соңгы елларда пенсия алды яшенә төрле профессия кешеләре, шул исәптән үсемлекчелектә, терлекчелектә һәм эшчәнлекнең башка өлкәләрендә кул хезмәте белән мәшгуль булучылар да керә.

    Инновацияләр килүгә кара­мастан, авылда күп кенә традицион технологияләр саклана, биредә башлангыч профес­сиональ белем бирү дәрәҗәсендә белгечләр кирәк.

    Кадрлар җитмәү сәбәпле, белгеч-технологларга: агрономнарга һәм зоотехникларга эш артты. Югары белеме булган белгечләр саны да кими. Өч елда авылда эшкә урнашкан яшьләр саны 10 процент кына тәшкил итә, ә пенсия яшендәге хезмәткәрләр саны арта бара.

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу проблема өчен нык борчыла. Ул агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү һәм авылда белгечләр җитешмәү вәзгыятен анализлау өчен эшче төркем оештырырга кушты.

    Авыл хуҗалыгы берләшмә­ләренә һәм башка структураларга аграр вузлар кафедралары белән ныклы хезмәттәшлек итәргә дигән карар чыгарылды. Әлеге юнәлештә вузларда, техникумнарда, ресурс үзәкләрендә булган уку классларын өстәмә тулыландыру, яңа класслар оештыру буенча актив эш алып барыла.

    Бүгенге көндә Казан дәүләт аграр университетында 4 уку сыйныфы бар, Ә Н. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы ака­де­миясендә – 3. Уку сыйныфлары авыл хуҗалыгы юнәлешендәге башка белем бирү учреждениеләрендә дә эшләп килә.Алар алдына квалификация­ләрен күтәрү һәм кадрларны яңадан әзерләү, студентларны практик яктан әзерләү, шулай ук аграр вузларны һәм техникумнарны тәмамлаучыларга үз белгечлекләре буенча эш табу мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.

    Әлеге максатларда студент­ларның инвесторлар, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, агрохолдинглар җитәкчеләре, ТР районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары һәм белгечләре белән очрашулары булып тора.

    – Илебез хөкүмәте белән Россия Федерациясендә 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен ныклы үстерү Концепциясе расланган, аның буенча дәүләт аграр сәясәтенең төп максатлары билгеләнгән. Дәүләт милли проектлар һәм финанслаштырылган программалар белән аграр секторга ярдәм итә, – ди башкарма комитетның «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлеге җитәкчесе Наилә Хәйдәрова. – Иң элек бу «Россия авылы» партия проекты. Авылда яшәргә һәм эшләргә калучы яшьләргә торак, грантлар бирелә, хезмәт хакы арттырыла.

    – Яшь белгечләрне авылга кайтару өчен кызыксындыру булырга тиеш, – ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Зиннур Шәрипов. – Әгәр лаеклы хезмәт хакы, дәүләт ярдәме булмаса, бернәрсә дә булмаячак. Яшь белгечләргә социаль пакет, торак кирәк. Тулаем алганда, дәүләт ягыннан кебек үк авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән дә. Билгеле, безгә ветеринарлар җитә, әмма болар, нигездә, пенсия алды һәм пенсия яшендәге кешеләр. Ә терлекләр саны безнең районда үсә, участок ветеринар пунктлары ныгытыла, тар профильле белгечләр дә кирәк. Ә ветеринария академиясен тәмамлаган яшьләр шәһәрдә калу ягын карый, чөнки хәзер зур шәһәрләрдә дә ветеринария дәвалау үзәкләре ачылып тора.

    Күптән түгел муниципаль район башкарма комитетында быел мәктәпне тәмамлаучылар һәм авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча укуын дәвам итәргә теләүчеләрнең кандидатуралары каралды. Исемлектә – Казан аграр университетында укырга теләк белдергән дүрт укучы.

    – Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы биргән очракта алар югары уку йортына җибәреләчәк, – дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, максатчан белгечләрне әзерләү мәсьәләләрендә катнашучы Александр Ромадановский. – Уку бюджет нигезендә, вузны тәмамлагач, алар районда өч ел эшләргә тиеш булачак.

    Шундый система элек авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә актив кулланыла иде, әмма нәтиҗәсе сөенерлек булмады. Хәзер әлеге алымга яңадан кире кайталар, әмма дәүләт ярдәмендә. Әйтеп үтелгәнчә, яңа нәрсә ул – онытылган иске яхшы нәрсә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: