Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Алдагы чәчүне финанслау башланды

    Язгы кыр эшләре башланырга бары бер айга якын вакыт кала.

    Көзге-кышкы чорда алдагы чәчүлеккә әзерлек буенча шактый эшләр башкарылды. Бу техниканы төзекләндерү, орлык материалын яңарту, шулай ук кулланылмаган резервны ачыклау максатыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә технологик аудит. Чәчүне үткәрүгә минераль ашламалар һәм ягулык- майлау материаллары кирәк.
    – Билгеле, уңыш язмышына финанс тәэмин итүе йогынты ясаячак. Анда кирәкле нәрсәләрнең яртысыннан артыгы заем акчалары хисабына капланачак, – дип саный авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисадый бүлек начальнигы Хәмидә Шәрапова. 
    Республикага, шул исәптән Чис­тай районына да, ташламалы (5% лы)кыска сроклы кредит буенча субсидияләр лимиты кертелде, бу заем акчалары җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Безнең районда «Джукетау» агрофирмасы, шулай ук Мөкатдисов КФХ сы да кредит алдылар. Моңардан тыш язгы чәчүне үткәрү өчен өч фермер хуҗалыгында заем акчалары алу нияте бар.
    Язгы кыр эшләренә актив эш башлану белән төбәкләрдә турыдан туры банк оешмалары аркылы 5 проценттан артмаган ташламалы кредитлар бирүнең яңа системасы эшли башлады. 
    Россиядә 2017 елдан алып АПК предприятиеләрен финанс яклавының схемасы тулысынча үзгәрде. Элек авыл хуҗалыгы предпрятиеләренә коммерция процентларында кредит алырга һәм аннары процент ставкасына субсидия алу өчен төбәк министрлыгына гариза язарга һәм бюджеттан кире кайтарганнарын көтәргә туры килә иде. Хәзер агробизнес банкта ук 5 проценттан атмаган кредит алырга мөмкин, иң мөһиме – намуслы салым түләүче булырга, соңга калып түләүләр , шулай ук банкрот булмас­ка тиеш. 
    Билгеле, сөтчелек тармагы нык үскән хуҗалыклар кредит ресурсларын бик кулланмыйлар. Әмма заем акчалары күпләргә кирәк, әмма банк «иләге» аша үтү өчен зәгыйфь финанс хәле комачаулый. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре аванс алу буенча әзерләүчеләр һәм эш­кәр­түче предприятиеләр белән киләчәктә аларга сөт, бөртек һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сату буенча җентекләп эшләргә тиешләр.
    Авыл хезмәтчәннәре һәм авыл җитештерүчеләре билгеләп үткәнчә, иң төп өстенлек ул – волокитаны бетерү.
    – Минем карашка, бу аңлаешлы система, акчаны «куып» йөртү кирәкми, – дип ачыклык кертте Нуруллин КФХсы җитәкчесе Рифкать Нуруллин. – Әйтик, без элегрәк кредитны елына 12-15 процент белән ала идек, аннары процентларны банкка түләдек, дәүләттән субсидия алдык һәм шуннан соң гына аларны кредитны түләүгә җибәрә идек. Хәзер акчаны резервка куймыйбыз, кайчан субсидия алганны көтеп тормыйбыз. Былтыр шундый кредитны без яңа система буенча алдык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: