Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Алар таңнан алып кояш баеганчыга кадәр кырда

    Җирне тере җан иясе белән чагыштырырга була: ул авырарга да, сусарга да, холкын күрсәтергә дә мөмкин. Бары тәҗрибәле, үз эшен яратып башкаручы игенчеләр, авыл хезмәтчәннәре генә аның холкын күрә, аңлый беләләр, серләрен ача алалар. Газета битләрендә без нәкъ менә шундый хезмәт кешеләре, чәчү батырлары турында сөйләргә телибез.

    Быел  чәчү  кампаниясе нәтиҗәләре буенча механи-заторлар  –  «Закамье­Агро» хуҗалыгыннан Радик Ногма-нов, «Родник» хуҗалыгыннан Айрат Мифтиханов һәм «Ак-булат» хуҗалыгыннан Рәмзис Гайфетдинов чәчү алдынгы-лары булдылар. 
    Алар  барысы  да  бик  тый-нак,  аз  сүзле,  үзләре,  авыр хезмәтләре турында артыгын сөйләмиләр. Хезмәт кешеләре күп сөйләргә күнекмәгән, үз техникасы руле артына уты-рып, куелган бурычны үтәү аларга җиңелрәк бирелә.
    Радик  Ногмановны  без басуда  очраттык.  Чәчү тәмамлануга  карамастан, иркенләп  йөрергә  вакы-ты  юк  аның.  Хәзер  ул  пар җирләрне  эшкәртү  белән мәшгуль, аннары  техниканы урып­җыюга,  көзге  чәчүгә әзерләргә кирәк.
    Радик Рәшит улы механи-затор булып 15 елдан артык эшли. Шушы еллар эчендә ул берничә тапкыр Рәхмәт хат-лары, район һәм республика бүләкләре белән  билгеләп үтелә.


    – Башта авыр булды, әмма вакыт узу белән эшкә кереп киттем,  күнектем.  Хәзер  үз тормышымны  техника  һәм басудан  башка  күз  алдына да  китерә  алмыйм.  Шулай да эшеңне күрсәләр һәм ка-дерен белсәләр рәхәт булып китә,  –  ди Радик  Рәшит улы .  Сүз 
    уңаеннан, ул үзенең улы Ди-нарда да игелекле хезмәткә мәхәббәт  тәрбияли  алган. 
    Менә  берничә  ел  инде  ул әтисе белән бертигез хезмәт куя, һәр көнне үз тырышлы-гы белән киләсе уңышка өлеш кертә.
    «Кайда туган, шунда кирәк тә булган» – дип саный «Род-ник» предприятиесе механи-заторы  Айрат  Мифтиханов, ул  15  яшьтән  бирле  җирне кадерләп эшкәртә һәм уңыш җыеп ала.
    – Эшем авыр, кайчагында соңга  калып  эшләргә  туры килә,  әмма  мин  иң  катлау-лы орда да туган җиремдә хезмәт  иттем  һәм  хәзер  дә беркая да китмим, – ди Ай-рат Мифтиханов. 
    Озак еллар эшләү дәверендә ул  берничә  тапкыр  авыл хуҗалыгы  алдынгылары рәтендә  булган. Айрат Миф-тиханов үз хезмәтендә юга-ры нәтиҗәләргә ирешүенең төп сере итеп алдан уйлый, агрегатларны  алдан  әзерли белүне атый.
    –  Чәчү  уңышы  ремонт эшләренең сыйфатына бәйле. Мин  барлык  агрегатларны чәчүгә  үзем әзерләдем. Әгәр берәр нәрсә ватылса, иртәгегә калдырмыйча, хәтта төн буе эшләргә  туры  килсә  дә,  ре-монт  эшләрен  тәмамларга тырыштым,  –  ди  Айрат Хәммәтхан улы.
    Рәмзис Гайфетдинов туган авылында  хезмәт  юлын  28 ел элек, армия хезмәтеннән кайтуга башлый. Башта ком-байнда, ә соңрак чәчү агре-гатында  эшли.  Менә  инде күп  еллар  стажлы  механи-затор  алдынгылар  рәтендә тора. Авылдашлары аны ты-рыш, җаваплы кеше буларак беләләр. 


    –  Яхшы  нәтиҗәләргә ирешүдә бөтен команданың җайга салынган эше мөһим. Кемдер туфрак эшкәртә, ор-лык  әзерли,  кемдер  чәчә, үсемлекләрне  тукландыра, уңыш җыеп ала, – ди Рәмзис Миншакир  улы . – Без таңнан алып кояш баеганчыга кадәр кыр-да,  эшебез  җиңелләрдән түгел. Әмма иң мөһиме – үз эшеңне  яратырга  кирәк,  ул чакта барлык авырлыкларны да җиңеп була.

    Минем  белән  аралаш-кан  арада  әңгәмәдәшләрем берничә  тапкыр  сәгатькә карап  алдылар:  авыл хезмәтчәненең  һәр  минуты исәптә. Халыкта да «бер көн ел туйдыра» диләр бит. Шуңа күрә эштән озакка аерылып тору – игенче өчен һич яра-мый  торган  гамәл.  Әмма иртәгә аларга моны эшләргә туры  киләчәк:  чәчү  батыр-ларын,  хәер,  башка  авыл хуҗалыгы алдынгыларын ке-бек үк, Сабантуй мәйданында 
    хөрмәтләячәкләр

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: