Чистай-информ
  • Рус Тат
  • 15 фермер бизнесны үстерүгә грантлар алды

    Хуҗалык итүнең кече формалары илнең агросәнәгать комплексында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә зур өлеш кертәләр, авылда яңа эш урыннары булдыру чыганагы булып торалар.

    Нәкъ менә шуңа да республикада аларны үстерүгә зур игътибар бирелә, авыл кешеләренә ярдәм күрсәтү буенча төрле программалар гамәлгә ашырыла.

    Безнең районда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча эшнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде.

    – Александр Александрович, районда хуҗалык итүнең кече формалары барлыгы күпме?

    – Бүгенге көндә безнең районда 6208 шәхси ярдәмче хуҗалык, 85 фермер хуҗалыгы һәм 2 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы бар. 2019 ел нәтиҗәләре буенча хуҗалык итүнең барлык формалары буенча авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме 14 процентка артты.

    – Ә хуҗалык итүнең кече формаларында эшләр ничек тора?

    – Кече формалар буенча фермер хуҗалыкларын үстерү һәм арттыру хисабына терлекчелектә уңай динамика күзәтелә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда барлыгы 8500 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 3100дән артык сыер. Алар 13 000 тонна сөт, 2000 тоннадан артык ит җитештерделәр, узган ел белән чагыштырганда, артым 7 процент тәшкил итә. Район фермерларының барлык төр терлек саны буенча да үсеш, акчалата керем буенча уңай динамика күзәтелә, эшчеләр саны арта. Мәсәлән, бүгенге көндә мөгезле эре терлекнең баш саны 1310 баш тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда, 7 процентка үсеш күрсәтә.

    – Мондый күрсәткечләргә ирешергә нәрсә ярдәм итә?

    – Уңай нәтиҗә кече формаларга ярдәм итү аркасында мөмкин булды. Яңа эш башлаучы фермерларга грантлар, гаилә терлекчелек фермалары төзү, яңа эш башлаучы һәм эшләп килүче авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм итү программалары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү кебек формалар уңышлы тормышка ашырыла. 2019 елдан «Фермерларга ярдәм итү һәм авыл кооперациясен үстерү системасын булдыру» федераль проект кысаларында «Агростартап» крестьян-фермер хуҗалыгын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыруга грант ярдәме тормышка ашырыла.

    – Чистайлылар ярдәм итү программаларында ни дәрәҗәдә актив катнашалар?

    – «Яңа эш башлаучы фермер» һәм «Агростартап» программалары буенча гына да 15 фермер гомуми суммасы 39 миллион сумлык грантлар алды. Нигездә, бу – сөт, ит юнәлешләре, терлекчелек, ат үрчетү, бөртекле һәм җиләк-җимеш культуралары, яшелчә үстерү. Быел Гаделша авыл җирлегендә аеруча активлык күрсәттеләр. Биредә – 3 грант, Иске Роман һәм Татар Ялтаны – 2шәр грант, Мөслим, Исләй, Совхоз-Галактионово авыл җирлекләрендә 1әр грант алдылар.

    – Авыл кешеләре алган грантлар кысаларында үз проектларын тормышка ашыра башладылармы?

    – Әйе, өстәвенә, актив. Мәсәлән, Совхоз-Галактионово авыл җирлегеннән яңа эш башлаган фермер Марат Хәсәнов узган ел алган ярдәм программасы буенча үзенең җиләк культуралары үстерү буенча проектын тормышка ашыруга 1,5 миллион сумлык грант алды һәм үз эшендә беренче адымнарын ясарга өлгерде. Илгиз Сафиуллин бөртекле культуралар җитештерүгә шундый ук грант ярдәме алды. Бүлеп бирелгән акчага тагылмалы җиһаз белән яңа трактор сатып алды, аның ярдәмендә 110 гектардан артык җирне эшкәртеп, яхшы гына уңыш ала. Акчалата керем нульдән 3 миллион сумга кадәр арткан. Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Халыкның шәхси хуҗалыкларына ярдәм күрсәтү буенча барлык төр программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә районда авыллар саклана, авыл халкының гаилә бюджеты тулылана.

    – Җирле дәрәҗәдә ярдәм чаралары каралганмы?

    – Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә җирле бюджеттан ярдәм дә булышлык итә. Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы, 6 һәм аннан да күбрәк сыеры булган авыл кешеләре гомуми суммасы1,2 миллион сум тәшкил иткән 52 саву аппараты алдылар.

    – Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча тагын нинди эш алып барылачак?

    – Кече формаларның алга таба үсешен без аларны авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына берләштерүдә күрәбез. Бу товарлыкны, алар җитештерә торган продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттыру һәм аны сату мөмкинлеген тәэмин итү юлы белән аларны икътисади яктан үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан фермерларны һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Әлегә безнең районда теркәлгән ике кооператив бар. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Гаилә фермаларын, яңа эш башлаучы фермерларны, кооперативларны үстерү программалары буенча грант ярдәме шартлары һәм күләмнәре саклана. Конкурслар февраль-март айларында игълан ителәчәк. Идарә авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә кече формаларны үстерү буенча актив эшне дәвам итәчәк. Төп юнәлешләр арасында күпчелек авыл кешеләрен эшмәкәрлек эшчәнлегенә җәлеп итү, аның мәшгульлеген һәм керемнәрен арттыру бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: