Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы әзерләү күләмнәре зур түгел

Куәтле техника булганда район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү күләме зур түгел, биредә терлек азыгы әзерләүне тиешле дәрәҗәдә оештырмаучы хуҗалык җитәкчеләренең роле чагыла.

Мәсәлән, 21 июньгә районда 3 мең гектардан артыграк мәйданда күпьеллык үлән печәнгә чабылган, ә менә печән әзерләү без теләгән темпларда алып барылмый. Әгәр "Кутлушкино" ширкәтендә бер тәүлектә 130 тонна печән әзерләгән булсалар, "Луч", "Закамье-Агро", "Акбулат" ширкәтләрендә, "Мөкатдисов" КФХсында, ш.э. Бермелеевта, "Чиста кыр" АПКсында бер генә центнер да азык әзерләнмәгән. Әлеге хуҗалыклар нәрсә көтәдер, аңлашылмый, чөнки безгә берәү дә килеп терлек азыгы әзерләүдә ярдәм итмәячәк, ә бит фермаларның продуктлылыгы турыдан-туры терлек азыгына бәйле.
Терлек азыгы әзерләүдән кала, сенаж салу да актив алып барыла, ә кайбер хуҗалыкларда яфрак-азык әзерли башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев