Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бөтен өмет яңа инвесторга

Район торак пунктларында гражданнар җыеннары дәвам итә. Бу юлы ул Олы Талкыш авылында узды. Бирегә муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты В. Васильев килделәр.

Олы Талкыш авыл җирлеге Советының узган елгы эш нәтиҗәләре һәм яңа елга перспективалары турында авыл җирлеге башлыгы Э. Ильин сөйләде. Күп нәрсә эшләнгән. Аерым алганда, торак пунктны, зиратны төзекләндерү буенча эшләр башкарылган. Эдуард Борисович аеруча Каратаевка авылы кешеләрен билгеләп үтте. Алар үз инициативалары белән авыл зиратын тәртипкә китергәннәр. Өстән күрсәтмә көтмәүче шундый инициативалы кешеләр күбрәк булса иде.
Башлык сукбай этләр белән бәйле проблемаларга да тукталды, хәзер аларны бетерү мәсьәләсе куелган. Эш шунда ки, биредә күрше Түбән Кама районындагы этләр дә күренә, димәк, әлеге проблеманы хәл итү юлларын муниципаль дәрәҗәдә эзләргә кирәк.
Полициянең участок уполномоченные М. Сахаров хокук тәртибе органнары белән тыгызрак эшләргә чакырды. Кызганычка каршы, авыл халкы еш кына кыйнау һәм талау турында яшереп калдыралар, ә бу җәза бирмәүгә китерә.
Муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов шәһәр һәм районның икътисадый социаль үсеше йомгаклары турында сөйләде. Ул бигрәк тә халык мәшгульлеге темасына тукталды. Олы Талкыш авыл җирлегендә әлеге проблема аеруча кискен. Әмма хәл якын арада уңай якка үзгәрергә тиеш. Бирегә яңа инвестор - "Ак Барс" холдинг компаниясе киләчәк. Авыл җирлегендәге торак пунктларны торгызуны аның белән бәйлиләр. Башлык инвесторның икътисадый программасы белән бергә авыл халкын эшкә урнаштыру турындагы төп бурычны да хәл итәчәген билгеләп үтте.
ТР Дәүләт Советы депутаты В. Васильев авыл җирлеген киләчәктә ничек үстерү турында үз фикерен җиткерде. Ул авыл халкына тиз арада хәл итәргә кирәкле проблемаларны депутатлар корпусына тикшерүгә чыгарырга вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев