Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җәйге көн ел ашата

Хәзер игенчеләрнең төп эше бөртекле культураларны урып-җыюдан гыйбарәт. Августның беренче декадасына районда 48 меңгә якын гектардан 37 меңнән артыгы суктырылган, бу 78 процент тәшкил итә, димәк, урып-җыю финиш алдында.

Кызу эш иген кырларында гына түгел, хуҗалыкларда да бара, монда терлек азыгы туплау дәвам итә, җирне әзерлиләр, икмәк бушаталар, салам җыялар. Сенаж әзерләү төгәлләнде диярлек, ә силос әзерләү әле дәвам итә. Район хуҗалыкларында 55 мең тоннадан артык силос һәм 12 мең тоннадан артык сенаж, район буенча бер шартлы терлеккә 15,5 азык берәмлеге әзерләнгән, район өчен ярыйсы гына, тик алай да резервлар булдырырга кирәк, димәк, азык әзерләү дәвам итә. Быел һава шартлары коры булганга, салам кулланышта булачак, район хуҗалыкларында 10 мең тонна әзерләгәннәр, димәк, терлек азыгы буенча запас бар инде.
Уҗым культуралары, җир әзерләү ярыйсы гына бара, районда 17 мең гектар кыр эшкәртелгән,
Киләсе чәчүгә бөртек бушату төгәлләнгән диярлек - хуҗалыклар амбарларында 10 мең тонна уҗым арышы, 7 мең тонна - уҗым бодае, 5 мең тоннадан артык сабан бодае, борчак, арпа, солы җитәрлек салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X