Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Язгы кыр эшләре төгәлләнә

Язгы чәчү барлык хуҗалыкларда да ахырына якынлашты

"Луч" ширкәте, шәхси эшмәкәр "Бермелеев", "Чиста кыр" АПКсы, "Тат-агро" ширкәте артта калучы хуҗалыклар арасында, биредә эшләрне атна азагына тәмамлауны планлаштыралар. Язгы кыр эшләре 65 мең гектарның 57 мең гектарында төгәлләнгән, ягъни 90 процентка үтәлгән, яртысыннан артыгына базарда сорала торган сабан культуралары - арпа, бодай, борчак, солы чәчелгән. Көнбагыш белән рапска зур игътибар бирелә, "Тат-агро" фирмасы аны үстерүгә җайлаша. Хәзер барысы да үз кырларына сабан культураларын чәчтеләр, икенче әһәмиятле этап - уҗым культураларын чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы эшкәртү башлана. "Закамье-Агро" һәм "Сарсаз" ширкәтләрендә, "Вамин-Чистай" фирмасы бүлекләрендә, "Тат-агро" ширкәтендә үсемлекләрне чүп үләннәргә каршы эшкәртү буенча зур эш алып барыла. "Сарсаз" ширкәтендә һәм "Вамин-Чистай" фирмасы бүлекләрендә үсемлекләргә корткычларга каршы сиптерү башланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев