Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Язгы чәчү тулы көченә бара

Район басуларында тулы көченә язгы кыр эшләре бара, кайбер хуҗалыкларда бөртекле культуралар чәчү инде төгәлләнгән.

Болар - "Кутлушкино", "Закамье-Агро", "Йолдыз" ширкәтләре, алар берничә гектар мәйданда арпа, бодай, борчак, солы чәчтеләр. "Мөкатдисов" КФХсында, "Акбулат" ширкәтендә, "Химокам-Агро"да сабан культураларын чәчү төгәлләнде, әмма башкарылган эшләр күләме биредә зур түгел. "Вамин-Чистай" агрофирмасында, "Родник", "Галактионово" ширкәтләрендә, "Кулон" һәм "Сарсаз" (техника ватылуга да карамастан) агрофирмаларында, шәхси эшмәкәр Бермелеевта бөртеклеләрне чәчү төгәлләнә. Ә менә "Луч" ширкәтендә 14 майга 1700 гектардан бары 100 гектар гына чәчкәннәр. "Чистое поле" АПКсында авыл хуҗалыгы эшләре темпы бик түбән, бөтен ышаныч яңа инвесторда. Әгәр берьеллык үләннәрне чәчү икенче атна алып барылса, вика, рапс, кукуруз, көнбагыш чәчү әле башланган гына. Нигездә, әлеге культуралар терлекләрне ашатуга һәм май ясау өчен кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев