Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уңышны урып-җыю көчәйтелгән контрольдә

Бөтен республика буенча урып-җыю эшләре башланды, моның өчен бөртекле культураларны җыю буенча штаблар төзелде.

Чистай муниципаль районында штаб белән башлык Илдус Әхмәтҗанов җитәкчелек итә. Узган дүшәмбе көнне аның беренче утырышы булды. Башлык билгеләп үткәнчә, урып-җыю темпы түбән. Басуга көтелгән 60-70 комбайн урынына азрак күләмдә комбайннар чыкты. Урып-җыю эшләре барышына контроль көчәйтеләчәк, авыл җирлекләре башлыклары шул максат белән басуларга чыгарга тиешләр. Урак барышын яктырту буенча мәгълүмати эшчәнлек тә көчәячәк - газетаның һәр санында урып-җыю буенча мәгълүматлардан кала урак алдынгылары да аталачак.
Уракны бер айда төгәлләү планлаштырыла. Атнага өч тапкыр штаб утырышы үткәрү каралган. Анда теге яки бу хуҗалыктагы хәлгә урынга барып анализ ясалачак. Урып-җыю буенча мәгълүмат белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин, аграр мәсьәләләр буенча муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Марс Миңнебаев чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев