Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю темпын арттырырга

Кыска вакыт эчендә югалтуларсыз кырлардан уңышны җыеп алырга. Кичә ТР Министрлар кабинетында узган видеобрифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов республика игенчеләре алдына шундый максат куйды. Шулай ук ТР Президенты йөкләмәләрен, аерым алганда, бу атна эчендә 1 миллион тоннадан ким түгел ашлык суктырырга кирәклеген әйтеп узды.

Бүгенге көндә Татарстанда 38 процент, яки 575 мең гектар мәйдан суктырылган, 900 тонна ашлык урып-җыелган, бер гектардан уртача уңыш 20,7 центнер тәшкил итә. ТР буенча җитештерелгән бөртек күләме төрле. Аерым алганда, Актаныш, Норлат, Сарман, Балтач һәм башка районнар игенчеләре алда бара. Шул ук вакытта, М.Әхмәтов әйтеп узганча, урып-җыю темплары түбән булган районнар да бар. Болар: Бөгелмә, Югары Ослан, Менделеевск районнары. Күпләр җитешсезлекләрен корылыкка сылтыйлар. Әлбәттә, бу мөһим фактор, ләкин шунысы кызык, урып-җыю һәм уңыш нәтиҗәләре нәкъ менә аз яңгырлар яуган районнарда югары. Шулай, нәтиҗә бер - җир эшкәртүнең югары культурасы - менә унышның төп факторы.
Чистай районының алдынгылар санында булмаса да, артта калмавы шатландыра. Бүгенгесе көнгә безнең 40 процент бөртек җире эшкәртелгән. Бу турыда видеобрифингтан соң узган штаб утырышында катнашучыларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Чурин хәбәр итте. Элеккечә "Вамин-Чистай" фирмасы алда бара, "Кутлушкино" хуҗалыгы эшчеләре тотрыклы, оешып эшли, "Мөкатдисов" КФХсында да эшләр ярыйсы. Әмма, министрлыкның "кара исемлеге"нә кермәсәләр дә, урып-җыюның начар, хәтта нульле нәтиҗәләре булган хуҗалыклар да бар. Аерым алганда, "Луч", "Родник" хуҗалыкларына тырышырга кирәк.
Моннан тыш, хуҗалыкларның төрле бурычларын кайтару мәсьәләләре, терлекчелек һәм дуңгызларның Африка чумасы белән зарарлану куркынычы проблемалары, моның белән бәйле кисәтү чаралары мәсьәләләре каралды. Шулай ук хуҗалык икътисадчыларына дәгъва белдерелде. Алар кырларга ешрак чыгарга һәм механизаторларга хезмәт хакы түләү мәсьәләләрен оператив хәл итәргә тиешләр. Утырыш азагында штаб начальнигы, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов әйтелгәннәргә йомгак ясады һәм барысын: штаб әгъзаларын, авыл җирлекләре башлыкларын, хуҗалык җитәкчеләрен, белгечләрне, инвесторларны быелгы урып-җыю кампаниясен тәмамлауда активрак эшләргә чакырды. Хәзерге вакытта моннан да мөһимрәк бурыч юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев