Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю ахырына якынлаша

Бу атнада ук Чистай районында бөртек суктыру тәмамланырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 13 августка 48100 гектардан 46 мең гектардан артыгы суктырылган, шулай итеп, урып-җыю 96 процентка төгәлләнгән. Тик, 2 мең гектар - район өчен ике көнлек эш. Кайбер хуҗалыкларда эш тәмамланган булса, икенчеләрдә ул әле җитәрлек. Шулай, "Луч" һәм "Йолдыз" хуҗалыкларында уңыш җыю борчу тудыра.
Соңга калучы хуҗалыклар эшләре тәмамланган күрше хуҗалыкларны ярдәмгә чакырып уңышларын коткарып кала алачаклар, җыелган бөртек килешү буенча бүленәчәк. Уңыш өчен соңгы көрәш фазасына барлык комбайннар да кереште. "Кулон" агрофирмасы үзенә күрә сикерү ясады, бу хуҗалык комбайнчылары өч көн эчендә 3,5 мең гектардан 16 мең тонна бөртек суктырганнар. Әлбәттә, кырга бер юлы 19 комбайн чыкса, уңышны бик тиз җыячаклар. "Вамин Чистай" фирмасы комбайнчылары урып-җыюны тәмамлаганнар, амбарларга12 мең тонна бөртек салганнар. Хәзер район хуҗалыклары 80 мең тоннадан артык бөртек суктырганнар, тик бу соңгы сан түгел, шулай итеп, республика калачында чистайлыларның өлеше ярыйсы гына булачак.
Бүгенгә республика игенчеләре ике миллион тоннадан артык бөртек җыйганнар һәм өченче миллионга якынлашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев