Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Орлыкларның сыйфаты – мул уңыш алуның төп шартларының берсе

Республикада күптән түгел авыл хуҗалыгы үсемлекләренең яңа орлыкчылык системасы кабул ителде.

- Орлыкларның сыйфатында экономияләргә хәзер файдалы түгел, - дип ышандырды Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы җитәкчесе Илгизәр Галиев. - Практика күрсәткәнчә, репродукцияләр арасында уңышның аермасы, бер үк төрле технология кулланганда, һәр гектардан 5 центнерга кадәр җитә. Районның күпчелек хуҗалыклары моңа җитди игътибар бирәләр, әмма оригиналь һәм элиталы орлыкларның өлеше аз булган хуҗалыклар да бар. Чистай районында югары сыйфатлы чәчү материалы орлыкларның гомуми өлешеннән өчтән бер өлешен тәшкил итә, шулай итеп, башкарасы эшләр бар әле.
Шуның өстенә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре акчаны янга калдырырга тырышалар - иң арзан орлыклар сатып алалар һәм түбән уңыш алалар.
- Безнең республикада орлыкчылык системасы яхшы төзелгән, - дип билгеләп үтә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. - Бу мәсьәләгә Авыл хуҗалыгы татар фәнни-тикшеренү институты, Россиянең селекцион үзәкләре, орлыкчылык хуҗалыклары, ТР орлыкчылык заводлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җәлеп ителгән. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы культураларының сыйфатлы орлыклары белән тәэмин итү проб­лемасы юк. Читтән бары кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере орлыклары гына сатып алырга туры килә.
Орлык материалының төп өлеше авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә әзерләнә, аны заманча җиһаз ярдәмендә эшкәртергә генә кирәк, күпмедер өлешен орлык хуҗалыкларыннан сатып алу хисабына яңартырга кирәк булачак. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларга гомуми ихтыяҗ 10 мең тонна тәшкил итә.
- Узган һәм агымдагы елның башында киләсе уңыш өчен 10 мең тоннага якын орлык салынды, - дип хәбәр итте Илгизәр Нуретдинов, - өстәвенә, шулар арасында 500 тоннага якын оригиналь сортлар тәшкил итә. Орлыкларның элиталы сортлары җитәрлек күләмдә (1,5 мең тоннага якын) әзерләнде. Чәчү вакытында без, нигездә, районлаштырылган сортлар кулланачакбыз. Сабан һәм уҗым бодаеның, арпа, солы, борчак, карабодай, бер һәм күпьеллык үләннәрнең шундый сортлары билгеләнде инде, алар көз көне уҗым культураларын чәчкәндә кулланылды һәм яз көне сабан культураларын чәчү вакытында барлыкка киләчәк.
Яңа орлыкчылык сис­темасы буенча быелдан башлап, бөртекле культуралар буенча патент ияләре яки сортлар оригинаторлары рөхсәте белән, өченче буын үрчетү питомниклары орлык­лары (2018 елга кадәр - икенче буын питомниклары), ә бөртекле-кузаклы культуралар буенча дүртенче буын үрчетү питомниклары орлыклары белән чәчәргә мөмкин булачак. 2019 елдан башлап өченче репродукция орлыклары массалы репродукция орлыклары категориясенә керәчәкләр. Әлеге чаралар орлык материалының сыйфатына контрольне көчәйтү өчен күрелә.
Татарстанда эре күләмдә оригиналь һәм элиталы орлыклар җитештерү белән «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе составына керүче орлыкчылык хуҗалыклары шөгыльләнә. Соңгы елларда республикада технологик сыйфатлары яхшы булган югары уңыш бирүче сортлар шактый чыгарылды.
- Дәүләт сортларны сынау участогында авыл хуҗалыгы культураларының күптөрле сортлары үстерелә, - ди участок начальнигы Василий Якимов. - Селекционерларның төп максаты - узган сезонда үзләрен яхшы яктан күрсәткән сортларны ачыклау, ә авыл хуҗалыгы пред­приятиеләренә корылык шартларында үзләрен яхшы күрсәткән сортларны сайларга кирәк. Шуңа күрә алар хәзердән үк оригиналь орлыклар сатып алу өчен чыгарылган сортларның авторларына чыгалар. Бездә орлыклар буенча актив эшләгән селекционерлар, мәсәлән, Эрнст Ионов белән элемтә саклана, ул безнең район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы культураларының төрле сортлары белән тәҗрибә үткәрде. Селекционерларның географиясе киң - алар Идел буенда гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә дә бар.
Орлыкчылык юнәлеше буенча актив эшне районның төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алып баралар. Шулай, Нуруллин КФХсы орлыкчылык хуҗалыгы булып тора һәм республика районнарын гына түгел, башка төбәкләр игенчеләрен дә сыйфатлы материал белән тәэмин итә.
«Луч» хуҗалыгында шулай ук әлеге актуаль мәсьәләгә җентекле игътибар бирәләр.
- «Татарстан эстафетасы» уҗым арышы сортының уңыш бирүчәнлеге шактый яхшы, - дип билгеләп үтә фирма директоры Валерий Назаров. - Беренче суктырулар һәр гектардан 37шәр центнер күрсәттеләр. Шундый яхшы уңыш «Тимерхан» сортлы арпада да теркәлгән. Бер әйләнеп килүдә 30 центнердан артыграк җыеп ашлык алдык.
Хуҗалыкта бөртекле культуралар өчен бирелгән мәйданнар зур түгел - нибары 760 гектар, әмма шуңа да карамастан, Лучта яхшы уңыш җыеп алдылар. Күптән түгел арышның «Бүләк» дип исемләнгән яңа сортын сатып алганнар һәм аннан зур уңыш көтәләр.
Агымдагы елдан чыгымнарның 30 процентын кайтару шарты белән ашлык саклау урыннарын капиталь ремонтлау программасы эшләп китте.
- Бу программа, беренче чиратта, орлыкларны саклау шартлары булмаган район хуҗалыклары, нигездә, крестьян-фермер хуҗалыклары өчен эшләргә тиеш, - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәкыйп Шәрәпов. - Заманча ашлык саклау урыннары саны арту белән орлык материалының сыйфаты шактый яхшырачак.
Элек Чистай районы бөтен Татария буенча уңдырышлы җире һәм уникаль орлыклары ярдәмендә алынган мул уңышы белән дан тота иде. Ул вакытта КПСС шәһәр комитетының беренче сәркатибе Григорий Полющенков шушы темага Антон Чехов әсәрләреннән өзем­тә белән еш шаяртырга ярата иде: «Чистай районында туфрак «шундый яхшы, җиргә тәртә тыксаң, тарантас үсеп чыга». Чистайның, Татарстанның игенгә бай җире буларак, элеккеге данын кире торгызу өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар, өстәвенә, узган ел җирле игенчеләр мул уңыш - 166 мең тонна ашлык җыеп алдылар һәм биредә сыйфатлы орлык материалы төп рольне уйнады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай