Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Марат Әхмәтов: “Авыл хуҗалыгы производствосы бернигә дә карамыйча үсәчәк”

Узган сишәмбедә Чистай муниципаль районына ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтов килде. Аны муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов һәм муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И. Чурин озата йөрделәр.

Иң элек министр икмәк заводына барды, производство белән танышты, предприятие эшләп чыгара торган төрледән-төрле продукциядән авыз итте. Икмәк заводы җитәкчесе Р. Хәлиуллин предприятие үсешендә төп юнәлешләр, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек турында сөйләде. Марат Готович икмәк заводы үзара табышлы хезмәттәшлек нигезендә авыл халкы белән мөнәсәбәтләрне киңәйтергә тиеш дип билгеләп үтте.
Шуннан соң М. Әхмәтов "Вамин-Чистай" агрофирмасының терлекчелек комплексында, Чистай Выселкасы авылында булды. Агрофирма җитәкчелеге белән генә түгел, ә ферма хезмәтчәннәре белән җитди, эшлекле сөйләшү булды. Министрны барысы да - хезмәт шартлары, хезмәт хакы, ферманың терлек азыгы белән тәэмин ителеше кызыксындырды. Марат Готович ферма хезмәтчәннәренә һәм җитәкчелегенә катлаулы корылык шартларында да мөгезле эре терлек санын саклап кала алганнары һәм савымны, шулай ук ит җитештерүне тотрык­лы арттырулары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук министр "Йолдыз" поселогындагы ферманы карады.
"Төзүче" район Мәдәният йортында министр районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре белән очрашты. Очрашуны ачкан муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов районның агросәнәгать производствосындагы төп юнәлешләр турында сөйләде. Республика хөкүмәте тарафыннан куелган төп бурыч - терлекләр санын саклау, бигрәк тә савым көтүен, үтәлде. Бу авыл хуҗалыгы предприятие­ләренә бер урында тормыйча, үсәргә мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда сөт җитештерү - үзенә күрә барометр, аның буенча хуҗалыкка киләчәктә ничек яшәргә кирәклеге күренә. Муниципаль власть алдында башка, шулай ук мөһим бурыч куелган -гаилә фермаларын үстерү. Турыдан-туры әйтергә кирәк - әлегә шушы мәсьәлә үз эшен оештырырга теләүчеләрдән гаризалар булса да, йомшак хәл ителә. Проблеманы "Россельхозбанк" ягыннан төгәл финанслау хәл итәргә тиеш, өстәвенә, банкирлар кредит линиясе ачарга әзерләр.
Марат Әхмәтов үз чыгышында районда авыл хуҗалыгы производствосы буенча эшләр яхшы якка үзгәрә башлаганнар, әмма әлегә алар җитәрлек темп белән бармыйлар дип билгеләп узды. Республика бюджетыннан җитәрлек финансланмау да чагылыш таба. Булачак Универсиада уңаеннан авыл ихтыяҗларына финанс­лау киметелгән, әмма әлеге күренеш вакытлыча, шуңа да карамастан авыл халкы продукция җитештерү темпларын арттыру өчен юллар таба ала һәм табарга тиеш. Төп тармак буларак республиканың авыл хуҗалыгы производствосы кризиска, ВТОга керүгә һәм башка авырлыкларга карамастан, киләчәктә дә акрынлап үсәчәк. Министрлык йөзендә республика хөкүмәте үз ягыннан хуҗалыкларга тулы күләмдә ярдәм итәчәк. Минераль ашламалар бирү мәсьәләсе (хуҗалыкларга алар табышлы шартларда бирелә) һәм дизель ягулыгының кыйммәт булуы проблемасы инде хәл ителгән - язгы кыр эшләре вакытында авыл хуҗалыгы берләшмәләренә ул бер литры өчен 26 сумнан түгел, ә 20 сумнан биреләчәк, шуның өстенә фермерларга да дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.
Министр һәм муниципаль район башлыгы фермерларның сорауларына җентекле җавап бирделәр, алар күбесенчә шәхси хуҗалыклар һәм гаилә фермаларын оештыру проблемаларына кагылганнар иде. Хәзерге вакытта әлеге эш муниципаль районда көчәйтеләчәк. Марат Әхмәтов әлеге мәсьәләдә чис­тайлыларга төрле яклы ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев