Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кызу эш чоры

Апрель азагында башланган язгы чәчү көннән-көн темпын арттыра.

Күп кенә агропредприятиеләр орлыкларны агулауны, уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тукландыруны һәм тырмалауны тәмамлап, актив рәвештә чәчә башладылар. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең фаразлау планнары буенча сабан культуралары - арпа, бодай, борчак, солы, шулай ук рапс, берьеллык үлән һәм кукуруз чәчәргә кирәк. "Кутлушкино" ширкәтендә планлаштырылган мәйданнарның яртысыннан артыгын чәчтеләр инде, сүз уңаенда 1,5 мең гектар мәйдан арпа һәм солы чәчү өчен билгеләнгән. "Родник", "Сарсаз", "Йолдыз" ширкәтләрендә, "Вамин-Чистай"ның кайбер бүлекчәләрендә чәчү эшләре ярыйсы гына бара. Фермерлардан кала (быел 6,5 мең гектар мәйданда чәчәргә уйлыйлар), район территориясендәге ике яңа авыл хуҗалыгы предприятиесе: "Химокам-агро" һәм "Тат-агро" язгы кыр эшләре алып баралар. Дөрес, соңгысында әле бер гектар да чәчелмәгән, "Луч" ширкәтендә дә шундый ук хәл. Шәхси эшмәкәр Бермелеев, "Чиста кыр" АПКсында эшләр башлана гына әле, биредә арпа һәм берьеллык үлән чәчтеләр. Әгәр галимнәрнең җәй коры килә дигән фаразлавын исәпкә алсак, авыл хуҗалыгы культураларын иртәрәк чәчүчеләр отачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев