Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Искечә эшләргә ярамый

Узган шимбәдә муниципаль районның авыл хуҗалыгы производствосы эшенә узып баручы елга йомгак ясалды.

Киңәшмә эшендә ТР авыл хуҗалыгы һәм Азык-төлек министрының беренче урынбасары М. Нуретдинов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Д. Иванов, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Р. Хамматов, муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И. Чурин, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.
Ачыктан-ачык җитди сөйләшү булды, агросәнәгать производствосында нәтиҗәсез эшләү сәбәпләренә анализ ясалды, аларны бетерү юллары эзләнде.
Министрлык белгечләре күптән түгел дүрт көн буе ике авыл хуҗалыгы берләшмәсе - "Галактионово" ширкәте һәм "Чиста кыр" АПКсы эшен тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләрен И. Чурин хәбәр итте. Төрле өлкәләрдә-механизация, терлекчелек, үсемлекчелектә һәм башкаларда хуҗалыкларның эш аспектлары анализланды. Кайбер эш күрсәткечләре һәм башбаштаклык авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигын, әлбәттә, канәгатьләндермәде һәм ул ике хуҗалык җитәкчесенә тәнкыйть планында түгел, ә җитди киңәш буларак, белгечләр белән бергә хуҗалыклар эшенә анализ ясарга тәкъдим итте.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары М. Нуретдинов үз фикерен җиткерде, ул Чистай районы хуҗалыклары аудит үткәрә башлау - эшнең әле башы гына булуын хуҗалыклар җитәкчеләренә җиткерде.
-Хуҗалыкларда яшь терлекләр өчен тудыру бүлекләренең ни өчен булмавын мин аңлый алмыйм, - дип ассызык­лады Нуретдинов, - бу җирле властьларның күреп җиткермәве һәм ул җитди. Республика власты, шул исәптән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге мәсьәлә буенча җитди сораячаклар. Ә ашламага чыгымнар минималь булганда бөртеккә бәянең кыйммәт булуын ничек аңларга? Димәк, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләр, шулай ук муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре начар эшлиләр. Чистай районы күршеләре - Яңа Чишмә, Аксубай нәтиҗәлерәк эшлиләр! Шулай булгач, чистайлыларга тырышырга кирәк. Тулаем алганда, респуб­лика авыл хуҗалыгы буенча ярыйсы гына күренә, әмма Чистай районы буенча, республика бюджеты бирегә шактый акча бүлеп биргән булса да, яхшы якка үзгәрешләр юк.
-Хәзер без сезнең районга ешрак киләчәкбез һәм тудыру бүлекләре, азыкны салатландыру һәм ферментацияләү буенча пунктлар, үрчем алу планнары булмаса, тиешле карарлар кабул ителәчәк, шул исәптән кадрлар буенча. Ниндидер авырлык­ларга сылтарга кирәкми, тырышып эшләргә генә кирәк, - дип билгеләп үтте М. Нуретдинов.
Республика хәзер арттырып язулар мәсьәләсен кискен куйды: әгәр кайда да булса шундый система ачыкланса, министрлык шунда ук тәэсир итәчәк. Татарстан Президенты Р. Миңнеханов арттырып язуларны юкка чыгару бурычын куйды, ялган җиңүләр белән юанмыйча, үзебезгә эшләргә кирәк.
Февраль аенда министрлык коллегиясе булачак, биредә агросәнәгать производствосы буенча барлык районнарның эшенә анализ ясалачак.
-Әлегә Чистай муниципаль районы берни белән дә мактана алмый, - дип билгеләп үтте М. Нуретдинов, - әмма бу төшенкелеккә бирелү өчен сәбәп түгел, хаталарны төзәтү өчен җиң сызганып, актив эшләргә кирәк. Хәзер искечә эшләргә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев