Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Иң яхшы механизаторлар

Районда язгы чәчү ахырына якынлаша. Хуҗалыклар механизаторлары аны кыска срок­ларда тәмамлау өчен бөтен көчләрен куялар.

1265 гектар мәйданда бөртеклеләр чәчкән "Закамье Агро" фирмасы механизаторлары тырышып эшләделәр. Хуҗалык механизаторы Ринат Әлмиев К-744 тракторында 411 гектарда дым каплатты һәм 675 гектарда туфрак эшкәртте. Аның хезмәттәше Радик Нугуманов һәм Артур Шәрәфетдинов берьюлы эшнең өч төрен башкардылар. Алар шул рәвешчә 117 һәм 116 гектар мәйданда уҗым культураларын күпьеллык үләннәрне тукландырдылар, шулай ук шул рәвешчә 235 һәм 303 гектарда дым каплаттылар. Шул рәвешчә 449 һәм 544 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары чәчтеләр.
Районның башка хуҗалыклары механизаторлары чәчү комплексларында тырышып эшлиләр. Мәсәлән, "Йолдыз"дан Рәис Ибраһимов "Нью Холланд" ("Хорш" комплексы) тракторында 1300 гектар мәйданда "нулевой" технология буенча эшләрнең берничә төрен комплекста башкарды. Бирегә бер үк вакытта дым каплату, туфрак эшкәртү һәм орлык чәчү керә. "Вамин Чистай" фирмасы механизаторы К-744 тракторында ("Моррис" комплексы) шул ук технология буенча 700 гектар мәйдан эшкәртеп агрегатларның нәтиҗәле эшләвен күрсәтте. "Сарсаз" агрофирмасы механизаторы Илнар Мортазин шундый ук маркадагы тракторда һәм чәчү комплексында 100 гектар мәйданда туфрак эшкәртте һәм минималь технология буенча чәчү уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев