Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Гаилә фермалары булырга тиеш

Республика хөкүмәте өчен авылда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүнең төп юнәлеше булып югары технологияле гаилә фермаларын оештыру тора.

Чистай районы да читтә калмады. Быел ук инде бездә шундый өч ферма барлыкка киләчәк. Кече Талкыш авылында Җ. Шәрипов шундый ферма төзи башлады, анда 50 баш савым сыерын урнаштыру планлаштырыла. Каргалы авылыннан Р. Билалов та шулкадәр үк сыер асраячак. Татар Ялтаны авылыннан Р. Камалов әлегә 24 баш терлек асрарга булды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк. республика хөкүмәте ярдәме белән фермаларга асфальт юл салыначак һәм су үткәреләчәк. Фермаларның үзләрендә сөтүткәргеч, шулай ук тирес чыгару буенча җиһаз урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев