Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фермерларга кем ярдәм итәр?

ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Валерий Васильев күптән түгел район фермерлары белән очрашты һәм чиновникларның алар алдына нинди авыр каршылыклар тудыруларын белде.

Валерий Павлович районыбызда еш була, шуңа да үз эшчәнлеге буенча фермерлар белән эшләүче чиновниклар белән очрашып, Чистай районында фермерлык хәрәкәтен яклау буенча нинди чаралар куллануы турында сорашырга була. Очрашуда шулай ук муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов һәм муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И. Чурин да катнашты.
Сөйләшү төгәл һәм кырыс булды. Васильев әлегә чиновниклар белән фермерлар арасында нәтиҗәле диалогны күрми, ә бит чиновниклар фермерлар мәнфәгатьләрендә "дәүләт кешеләре" буларак эшләргә тиешләр. Васильевның Чистайда фермерның мөлкәти-җир хокукын билгеләү өчен межалау эше ачуның кыйммәтлегенә исе китте. Мәсәлән, кайбер фермерлар җир участокларына паспортлар әзерләгән һәм межалау эшләре өчен 10-15 мең сум түләгәннәр. Фермерларның кредитлар буенча да сораулары күп. Фермер хуҗалыкларына кредит бирүче төп банк булып "Россельхозбанк" тора. Аның җитәкчесе Р. Ислямов банк тарафыннан ел башыннан алып Кама аръягының берничә районында 100 миллион сумга 1100 кредит бирелүен хәбәр итте. Әмма фермерларның банкта кредит алу буенча дәгъвалары бар.
Васильев билгеләп үткәнчә, банкирлар фермерларга караганда эре хуҗалыклар белән эш итүгә өстенлек бирәләр, фермерларның да бит торак һәм мөлкәттән кала залог төрендә мөгезле эре терлекләре һәм дуңгызлары бар. "Россельхозбанк"ка фермерлар белән ныклабрак эшләргә кирәк һәм әлеге проблема хәл ителәчәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Дәүләт Советының профильле комитеты белән бергә әлеге мәсьәлә буенча актив эшләячәк. Моннан тыш, Васильев районда үзмәшгульлек буенча эшнең начараюына игътибар итте, ә бит федераль бюджетта таләп ителә торган күләмдә акча бүлеп бирелә. Халык мәшгульлеге үзәгенә әлеге юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк. Очрашуда муниципаль власть хәл итәргә тиешле кайбер проблемалар күтәрелде, ә закон чыгаручы власть бөтен яклап ярдәм күрсәтәчәк.
Очрашу азагында В. Васильев фермерлар эшендә киртә булдырмаска, ә кешеләрне үз эшләрен оештырудан курыкмасыннар өчен аларга төрле яклап ярдәм итәргә кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев