Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фермер хуҗалыклары чәчүне тәмамладылар

Республиканың кайбер районнарында чәчүне тәмамладылар, ә Чистай районында планлаштырылган мәйданнарның дүрттән өче чәчелгән.

Быел барлыгы 60 мең гектарга якын мәйданда чәчәргә кирәк, 45 меңе чәчелгән. "Закамье-Агро" хуҗалыгында чәчүне тәмамладылар, биредә арпага һәм бодайга басым ясадылар. "Кутлушкино" хуҗалыгында, "Мөкатдисов" КФХсында,"Кулон" агрофирмасында, "Химокам Агро"да эшләр ахырына якынлаша. Фермер хуҗалыклары чәчүне төгәлләделәр диярлек. Районда сабан культуралары ( борчак, арпа, бодай, солы) 39 мең гектарда чәчеләчәк, ике-өч көннән сабан культураларын чәчү тәмамланачак. Терлекчелек ихтыяҗлары өчен җитәрлек күләмдә берьеллык үлән чәчелгән, кукуруз һәм рапс чәчү тулы куәтенә алып барыла. Соңгы авыл хуҗалыгы культурасы азык-төлек базарында аерым сорау белән файдаланыла, кайбер фермерлар аны утыртуга актив күчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев