Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Ел катлаулы булды, әмма игенчеләр барлык бурычларны да үтәде»

Авыл хуҗалыгы тармагы районның чәчәк атуында төп рольләрнең берсен уйный.

Азык-төлек иминлеге авыл кешеләренең авыр, әмма игелекле хезмәтеннән башка мөмкин түгел.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне алдыннан без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский белән очраштык. Ул узып баручы авыл хуҗалыгы елы, район хуҗалыкларының бу сезондагы эш үзенчәлекләре турында сөйләде.

– Районда 9 төп авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли. Алар – «Чистай Агро», «Чистопольская» агрофирмасы, «Хузангай», «Закамье Агро», «Родник», «Луч», «Акбулат» «Агро Л», «Волга Селект» хуҗалыклары. Быел чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 100703 гектар тәшкил итте, бөртекле, бөртекле-кузаклы, азык, техник культуралар, күпьеллык үләннәр чәчелде, – дип билгеләп үтте Александр Ромадановский.

– Бу сезонда чәчү эшләренең ничек баруын искә төшерик әле.

– Чәчү алдыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуҗалыклар тарафыннан минераль ашламалар кертүгә басым ясады. Бер гектарга 70 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче матдә кертү бурычы куелды. Хуҗалыкларны моңа стимуллаштыру өчен дәүләт ярдәме программасы гамәлгә ашырылды. Билгеле бер күләмдә минераль ашламалар тупланган очракта, авыл хуҗалыгы берләшмәләре субсидияләргә исәп тота ала иде. Барлык хуҗалыклар да чәчү вакытында агротехник срокларга сыештылар.

– Район игенчеләре куелган бурычка ирешә алдымы?

– 2016 елдан башлап, тулаем район буенча минераль ашламалар кертү динамикасын күзәтеп карасак, күрсәткечләрнең сизелерлек артуын күрергә мөмкин. Быел район буенча һәр гектарга уртача 60 килограммнан артык тәэсир итүче матдә кертелде. Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк, планлаштырылганнан күбрәк күләмдә ашлама кертә алган хуҗалыклар да бар. Мәсәлән, башта ук нәтиҗәгә йөз тоткан «Чистопольская» агрофирмасында һәр гектарга 118 килограмм тәэсир итүче матдә керткәннәр. Шуңа уңыш та әйбәт булды.

Бу эшкә фермерлар Гыйниятуллин, Нуруллин, Смольков, Чурин һәм башкалар да актив кушылдылар. Гомумән алганда, игенчеләр ашлама кертү кирәклеген аңлыйлар һәм нәтиҗәгә эшләргә тырышалар.

Орлык материалы буенча яхшы эш башкарылды. Барлык күләмнән элиталы һәм оригиналь орлыклар – 33 процент, репродукцияле орлыклар – 54 процент тәшкил итә, массалы репродукцияләргә исә 13 процент туры килә.

– Хуҗалыклар үз техно­парк­ларын яңарта алдылармы?

– Бик күп яңа техника сатып алынды. Эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре күп техниканы яңарттылар. «Чистопольская» агрофирмасында быел 400 миллион сумнан артык суммага техника сатып алдылар. Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә планлаштыралар, чөнки чәчү мәйданнарын арттыралар.

«Чистай Агро» хуҗалыгында 5 яңа киң колачлы чәчү комплексы сатып алдылар, бу аларга кыска вакыт эчендә 6 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга мөмкинлек бирде, КамАЗ машиналарын, тракторларны яңарттылар. Шулай ук район фермерлары да яңа трактор, урып-җыю комбайннары сатып алдылар.

– Урып-җыю эшләренең барышын ничек бәялисез?

– Урып-җыю оешкан төстә узды. Хуҗалыклар яхшы әзерлек алып бардылар, шулай ук һава шартлары да уңай булды. Районнан барлыгы 100дән артык урып-җыю комбайны җәлеп ителде. Өстәвенә, кайбер хуҗалыклар башка төбәкләрдән комбайннарны да җәлеп итте.

Быел элеваторга рекордлы күләмдә – 105 мең тоннадан артык ашлык кертелде. Район буенча 190 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Уртача уңыш һәр гектардан 36,5 центнер тәшкил итте, бу узган елдагыдан 8 центнерга артыграк.

Кышлауны яхшы узган көзге культуралар яхшы уңыш бирде. Көзге бодайның уртача уңышы һәр гектардан – 40,6 центнер, ә көзге арышның 55 центнер тәшкил итте.

– Мул уңышның сере нидә?

– Авыл хуҗалыгының һәр юнәлешендә билгеле бер технологияләр бар, анда кирәкле чаралар язылган. Әгәр бу чылбырдан нинди дә булса звеноны төшереп калдырсаң, элек башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе булмый. Технологияне үтәмәсәк, һава шартлары уңай булса да, берни дә ярдәм итмәячәк. Бу хакта район хуҗалыкларындагы төрле күрсәткечләр сөйли. Технология төгәл үтәлгән предприятиеләрдә уңыш башкаларныкына караганда берничә тапкыр югарырак. Гомумән алганда, мул уңыш алуга, әлбәттә, күп факторлар: технологияләрне үтәү, һава шартлары, эшне оештыру йогынты ясый.

– Хәзер район басуларында нинди эшләр башкарыла?

– Үсемлекчелек елы ахырына якынлаша, төп урып-җыю эшләре төгәлләнде. Хәзер соңгы техник культуралар гына, нигездә, көнбагыш калды. Алда аяз көннәр фаразлана, атна дәвамында барлык хуҗалыклар да техник культуралар җыюны төгәлләр дип уйлыйм.

Хуҗалыклар көзге культуралар чәчүне төгәлләделәр. Аларга 20 мең гектар мәйдан бүлеп бирелде.

Туңга сөрү дәвам итә – бу үзенә күрә киләсе уңышка нигез салу. Кызганычка каршы, кайберәүләр бу эшкә җитәрлек игътибар бирми, гәрчә бу мөһим технологик процесс булса да. Туңга сөрүне вакытында башкарган хуҗалыкларда уңыш уртача 5 центнерга артыграк.

– Гомумән алганда, быел сезон ничек узды?

– Халыкта чебешләрне көздән саныйлар дигән мәкаль бар. Район буенча бөртеклеләрнең тулай җыемы күрсәткечләре яхшы, фаразлардан югарырак. Быел азык культуралары буенча да күрсәткечләр яхшы, дүртәр тапкыр чабылган люцерна басулары да бар иде.

Бу атнада терлек азыгы әзерләү төгәлләнеп килә. Кайбер хуҗалыкларда силос салу дәвам итә. Тулаем алганда, 30дан артык азык берәмлеге әзерләү планлаштырыла, ихтыяҗ – 27. Хуҗалыклар кышлатуга әйбәт керешәчәк.

Ел, әлбәттә, үзенчәлекле булды, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенә дә пандемия төзәтмәләр кертте. Хуҗалыкларда барлык таләпләр: термометрия, перчатка-битлек режимы, антисептиклар куллану үтәлде. Болар барысы да өстәмә йөкләмә булды. Шуңа да карамастан, безнең игенчеләребез барлык бурычларны да үтәделәр һәм чәчү эшләрен, урып-җыюны оешкан төстә башкардылар.

– Бу сезонда кем урак алдынгысы  булды?

– Урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча, безнең районда комбайннарның һәр төркемендә 4 лидер билгеләнде. «Хузангай» хуҗалыгыннан Рөстәм Җәләев «Акрос 550» комбайнында 1939 тонна ашлык суктырды. «Чистопольская» халык предприятиесеннән Галиулла Гобәйдуллин лидерлыкка чыкты, ул «Тукано 430» комбайнында 2569 тонна суктырды. «Чистопольская» агрофирмасыннан Дмитрий Максимов, «Торум 750» комбайнында эшләп, 3034 тонна суктырды. Мөкатдисов КФХсыннан Равил Мөкәтдисов «NOVA340» комбайнында эшләде, ул 765 тонна ашлык җыеп алды. Алар «Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсына тәкъдим ителде.

Моннан тыш, урып-җыю барышында, күркәм гадәт буенча, суктыру буенча көндәлек нормативларны үти алган алдынгы комбайнчыларны бүләкләү үткәрелде. Быел район башлыгыннан 120 мең сумнан артык суммага 242 акчалата сертификат тапшырылды. Әлеге ярдәм чаралары җитештерүчәнлеккә яхшы йогынты ясый, механизаторларда хезмәт ярышы рухы барлыкка килә.

– Һөнәри бәйрәм алдыннан районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә сезнең теләкләрегез.

– Без авыл кешеләренең хезмәте никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Аларның һөнәри осталыкларына, көндәлек тырышлыкларына, фидакарьлекләренә халыкның азык-төлек иминлеге, районның социаль-икътисади үсеше бәйле. Быелгы аеруча катлаулы шартларда, авыр хезмәт куйганнары өчен аларга рәхмәт белдерәм, нык сәламәтлек, иминлек телим. Беркайчан да ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, үз белемнәрегезне камилләштерү өстендә эшләгез, яңа тәҗрибә туплагыз, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә торган яңа технологияләрне өйрәнегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев