Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Джукетау» фирмасында хезмәт хакы буенча бурычлар түләнгән

Прокуратурага Чистай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә хезмәт хакы буенча бурычлар белән шөгыльләнергә туры килде.

Чистай районында «Джукетау» фирмасында хезмәт хакы буенча бурычларны кап-лау буенча хәл Чистай шәһәр прокуратурасының даими контролендә тора. Хезмәт хакы өч айдан артыграк түләнмәгәч, фирма җитәкчесе Ринат Мотыйгуллинны Чистай прокуроры Сергей Егоров үзенә чакыр та, ул якын арада хезмәт хакы буенча бурычлар түләнмәсә, Ринат Риян улын җинаять җаваплылыгы көтүе турында кисәтә. - 16 ноябрьдә фирма хезмәт хакы буенча бурычларны түләү өчен акча таба, - дип хәбәр итте редакциягә прокуратура вәкиле наталья олюшкина.

- Фирма хезмәткәрләренең хезмәт хакы счетларына 10 миллион сум акча күчте.

- Хәзерге вакытта фирма хезмәткәрләре август, сентябрь һәм октябрьнең беренче ярты- сына хезмәт хакы алдылар, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икъ- тисад буенча урынбасары вик- тор Шурыгин, - өстәвенә, прокурор Сергей Егоров мәсьәләне ныклы контрольдә тота. Хәзер октябрьнең икенче яртысына хезмәт хакы буенча бурычлар- ны түләү мәсьәләсе хәл ителә. Сүз уңаенда, гражданнарның хезмәт хакын вакытында түләмәү очраклары буенча мөрәҗәгать итү срогы озынай- тылды. Әгәр элек моны өч ай эчендә эшләргә мөмкин булса, хәзер вакыт аралыгы бер елга кадәр озынайтылды. олег вИктоРов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай