Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Дүшәмбе көнне фаҗигале төстә һәлак булган Инна Егорочеваны 14 августта соңгы юлга озаттылар.

«Сарсаз» агрофирмасында сөт фермасы төзү буенча ремонт-төзү эшләре алып барыла.

Шушы көннәрдә Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов реконструкция барышы белән танышты: биредә, дуңгыз комплексының бер буш бинасы урынында, якын арада 300 башка исәпләнгән сөт фермасы ачу планлаштырыла.
-Авыл хуҗалыгын алып баруның альтернатив формасына күчү - бу гади эш түгел, - дип билгеләп үтте башлык. - Фермаларда инвестицияләр кертелгән җиһазлар бар. Дуңгыз фермасына сыерларны кертеп, аларны шул ук система буенча асрау мөмкин түгел.
Берсүзсез, дуңгыз фермасы биналарын реконструкцияләү яңача якын килүне, билгеле күләмдә акча кертүне һәм муниципаль властьнең яклавын таләп итә. Илдус Әхмәтҗанов сөт фермасы төзелешен шәхси контрольгә алырга вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X