Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бөртеклеләрне суктыру тәмамланды

Өч атна эчендә, куелган вакыттан алда Чистай районы игенчеләре бертеклеләрне суктыруны тәмамладылар.

Бездә урып-җыюның тәмамлануын республика хакимиятенә хәбәр иттеләр. Хәбәр яхшы, чөнки республиканың кайбер районнарында урып-җыю дәвам итә. Амбарларга 83 мең тонна ашлык салынган, тик бу соңгы сан түгел, ул әле артачак.
Бөртек суктыру буенча саннар шулай ук төгәл түгел. Шулай, "Кутлушкино" хуҗалыгы комбайнчылары 3,5 мең гектар мәйданнан 6,6 мең тонна (уңыш бер гектардан уртача 22,4 центнер тәшкил итә), "Кулон" агрофирмасы 8,2 гектардан 17мең тоннага якын (уңыш бер гектардан уртача 20,3 центнер), "Йолдыз" хуҗалыгында 11,5 мең тонна бөртек суктырганнар. "Вамин Чистай" фирмасында 12 мең тоннадан артык бөртек урып-җыйганнар. Район фермерлары бергәләп 7 мең тонна бөртек суктырганнар. Барлык хуҗалыклар да арыш, бодай, арпа, солы һәм борчак орлыкларын җитәрлек бушатканнар. Хәзер сабан һәм уҗым җирләрен эшкәртү буенча эш тулы күләменә бара. 60 мең гектар җирне эшкәртәсе бар, 17е эшләнгән, шулай ук уҗым культураларын чәчү башланды, уҗым арышын "Кутлушкино", "Сарсаз", "Йолдыз" хуҗалыкларында, "Вамин Чис­тай" фирмасы бүлекләрендә чәчә башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев