Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авылда мәшәкать шәһәрдәгедән ким түгел

Муниципалитетта авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмәләр даими үткәрелә, чөнки авыл халкын борчыган сораулар шәһәрлеләрнекеннән ким түгел.

Бу юлы башлыклар муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Р. Хамматов белән унга якын мәсьәләне тикшерделәр. Барыннан да элек сүз һәр авыл җирлегендә ирекле янгын сүндерү дружинасы оештыру турында барды, ул өйрәтелгән һәм иминиятләнгән булырга тиеш. Моның өчен ТРның ирекле янгын сүндерү отряды җәмәгать оешмасы белән килешү төзергә кирәк, ул әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәк. Аннан соң авыл торак коммуналь хуҗалык идарәсе начальнигы В. Алиуллов су алу объектларын авыл җирлекләре милкенә тапшыру турындагы мәсьәләне күтәрде. Райпо директоры урынбасары Р. Галимова авылларда кибетләр эше проблемасын кузгатты. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Н. Ксенофонтова җыелучыларга авыл җирлекләре башкарма комитетлары тарафыннан запастагы гражданнарның хәрби исәбен үткәрү турында хәбәр итте. Моннан тыш, "Иң яхшы төзекләндерелгән торак пункт" республика конкурсында катнашу, Яңа ел бәйрәменә әзерләнү, бюджетларны үтәү һ.б. турында сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев